Әтнә яңалыклары

"Әтнә таңы" газетасы - Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

Төзекләндерү объектларына Бөтенроссия онлайн-тавыш бирү старт алды

Бергәләп районыбызны тагын да уңайлырак һәм матурырак итик!

Киләсе елда нинди парк, сквер яки ишегалды территориясе үзгәрәчәген без сезнең белән бергә сайлыйбыз. Һәр тавыш  - безнең район киләчәге өчен бик мөһим.
Тавыш бирү «Яшәү өчен инфраструктура» милли проектының «Уңайлы шәһәр мохите булдыру» федераль проекты кысаларында уза.
Тавыш бирү 12 июньгә кадәр бара.
Әтнә муниципаль районында сайлау өчен 3 объект тәкъдим ителгән. Шуларның берсе — Олы Әтнә авылындагы Әтнә елгасы яр буе. Бу бик матур урын, инфраструктураны үстерүгә мохтаҗ, бу аны тагын да ямьлерәк һәм кешеләр өчен җәлеп итүчәнрәк итәр иде.

Ничек тавыш бирергә?
- Сылтама аша: [zagorodsreda.gosuslugi.ru
] (“Госуслуги " аша керү).
- Приложение аша: "Госуслуги. Бергә хәл итәбез"»
- «Мәрхәмәтле Татарстан » дип язылган ачык төстәге киемнәрдәге волонтерлар янында.
Бик мөһим: бер тавыш — бер объект!
Нәтиҗәләр күз алдында. 2025 елда нәкъ менә бу проект ярдәмендә Күәм авылының Һади Такташ урамындагы парк яңартылды:
· балалар өчен таганнар,
· спорт сөючеләр өчен тренажёрлар, баскетбол һәм футбол мәйданчыклары,
· бәйрәмнәр һәм концертлар өчен ачык сәхнә,
· паркта — уңайлы юллар, яктырту, яшел зоналар, ял урыннары.
Болар барысы да авыл халкының тормыш сыйфатын күтәрде һәм социаль инфраструктура үсешенә көчле этәргеч бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев