Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы: Карның күп явуы игенчелек өчен уңайлы шартлар тудырачак

Кышын карның күп явуы игенчелек өчен уңайлы шартлар тудырачак. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының игенчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы Ирек Садыйков «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.

«Кышкы айларда күзәтелгән явым-төшем күләменә карап, бу аграрийлар өчен уңайлы вазгыять дип әйтергә мөмкин. Ноябрь – февраль айларында республикада явым-төшем күләме 221 миллиметр тәшкил итте, бу тиешле норманың 164 проценты дигән сүз. Дым, нигездә, туфракка сеңәр дип өметләнәбез, ә бу киләчәк уңышка нигез булачак. Көзге культураларның торышы начар түгел», - диде спикер.

Республикада атна саен көзге культураларның торышына мониторинг үткәрелә, алар 550 мең гектар мәйданны били. Шул исәптән тармаклану өлешендәге шикәр күләме дә бәяләнә. Аның күләме югары булу – бодайның салкынга чыдамлыгында мөһим шартларның берсе.

«Шикәр күләме оптималь дәрәҗәдә. Әлбәттә, аның күләме азрак булган кырлар да бар, әмма алар 10 процент тирәсе генә. Көзге чәчүлекләр 4-5 процент мәйданда һәлак булган. Ул җитди күрсәткечкә җитәр дип уйламыйбыз. Шикәр күләменең җитәрлек дәрәҗәдә икәнен исәпкә алып, чәчүлекләр язын яхшы хәлдә булыр дип өметләнәбез», - дип искәртте Садыйков.

Аның сүзләренчә, үсемлекләрнең торышы һава температурасына бәйле булачак. Биредә ике ай – май һәм июнь – төп рольне уйнаячак.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев