ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы урманнарда янгын чыгу куркынычы зур булган айларны атады
Татарстанда янгын куркынычы булган яңа сезонда аеруча киеренке чорлар апрель һәм май айларында булачак.
Бу хакта бүген ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә хәбәр итте.
«Урманнарда янгын чыгу куркынычы янгын куркынычы чоры башланганнан алып октябрьгә кадәр саклана. Россия Гидрометеорология үзәге фаразлавынча, 2026 елда республика урманнарында янгын куркынычы июль һәм сентябрь айларында көтелә», - дип билгеләп үтте ул.
Равил Кузюров хәбәр иткәнчә, әгәр янгын куркынычы көчәйсә, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы кешеләрнең урманнарда булуына һәм аларга транспорт чаралары керүенә чикләү чаралары күрә. Узган ел мондый чикләүләр 31 майдан 20 июньгә кадәр кертелгән иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев