ТР Хакимияте бруцеллез булган төбәкләрдән терлек кертүне чикли алачак
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының тиешле боерыгын республика Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.
Татарстанда авыл хуҗалыгы хайваннары авыруларын профилактикалау планнарына имин булмаган эпизоотик ситуацияле төбәкләрдән терлек һәм терлек продукциясен кертүне чикләү пунктлары өстәлгән. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының тиешле боерыгын республика Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.
Тиешле үзгәрешләр профилактикалау чараларының комплекслы планнарына кертелде. Кертүне «эпизоотик ситуациягә карап» чикләячәкләр.
Тиешле чараларны гамәлгә ашыру Россельхознадзорның Татарстан Республикасы идарәсенә, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенә, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгына һәм терлек асраучыларның үзләренә йөкләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев