Түбән Камада пилотсыз очкыч һөҗүменнән соң 53 кеше ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән
Кешеләргә ярдәм итү йөзеннән «Ачык Түбән Кама» кайнар линиясе булдырылган.
Район хакимияте башлыгы Радмир Беляев эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә хәбәр иткәнчә, 14 июньгә колл-үзәккә шәһәрдә яшәүчеләрдән 53 мөрәҗәгать кергән. 21е фатирлар һәм торак йортларга зыян килүгә, 32се машиналарга зыян килүгә бәйле.
Беляев әйтүенчә, шәһәрдә муниципаль дәрәҗәдә гадәттән тыш хәл режимы дәвам итә. Килгән зыянны бәяләү өчен махсус комиссия булдырылган. Шулай ук республика хакимиятендәгеләр белән берлектә зыян күрүчеләргә компенсация түләү мәсьәләсе буенча уйлашалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев