“Туган авылда сулый торган һава ук икенче”
Казак Үртәме авылында яшәүче Нигъмәтҗановларның “Алтын туе”
Рәмлә апа белән Рашат абый турындагы бу мәкаләне авыл тормышын чагылдырудан башлау дөресрәк булыр.
Казак Үртәме авылы районыбызның төньягында – Марий Эл Республикасы белән чиктәш урнашкан. Табигатьнең бик гүзәл, яшел почмагы ул. Дөрес, бу сүзләр җәйге чорга гына кагыла. Кышын бу авыл белән бары телефон элемтәсе генә калган вакытлар да була. Тиздән бу проблема уңай хәл ителер кебек – Каенсардан Казак Үртәменә кадәр бик яхшы юл түшәп яталар. Хәер, мәкаләбез бу хакта түгел, менә шушы авылда яшәүче, бер пар булып гомер итүләренең 50 еллыгын билгеләп узган Рәмлә һәм Рашат Нигъмәтҗановлар турында.
Берничә ел элек зур янгын кичерде бу гаилә. Йорт-җире янып көл булды бу хуҗалыкның. Мәкаләм геройлары да шул чакларны искә төшереп авыр сулыйлар. Анда да йорт-җирдән бигрәк, өй кырыендагы зур алмагачларын сагынып телгә алуларына гаҗәпләндем. “Алмасы бик тәмле һәм бөтен авылга җитәрлек иде”, – диләр. “Вакытында бик авыр була, соңрак Аллаһ рәхмәте белән бар да җайлаша”, дибез гадәттә. Бу гаиләнең хәзерге йорт-җирен күзаллагач, бигрәк тә шушы фикерне кабатларлык. Шулай да Рәмлә апа:
– Юк, безнең элекке өебез дә бик уңайлы иде, – дип кырт кисте.
Чыннан да, элекке өйләрендә дә булганым бар – анда да барысы да кирәгенчә, барысы да үз урынында иде. Ә монысы, шөкер, искитәрлек. Үзләренчә, теләгәнчә яшәп ятучы өлкән парның бөтен уңайлыклары булган йортына сокланып, “Күз тимәсен”, дип карадым.
Аерым бүлмәләр генә түгел, душ-бәдрәф, мунча, хәтта аерым гыйбадәт бүлмәсенә кадәр бар монда. Тыштан да, эчке яктан да заманча бизәлгән йортта бөтен уңайлыклар каралган.
Олы Әтнәдә яшәүче уллары, Күәмдәге кызлары ярдәме һәм үзләренең тырышлыгы аркылы ирешелгән боларга.
Рашат абый 1948 елның 26 маенда, үз сүзләре белән әйтсәк, “монда туа, монда үсә”. Нина һәм Шакирҗан Нигъмәтҗановларның икенче балалары булып дөньяга килә ул. Сугыш арты, бик авыр еллар була бу. Тарихы болайрак: Бөек Ватан сугышыннан яраланып кайтучы Шакирҗанның юлы хәзерге Түбән Новгород, ә ул вакыттагы Горький шәһәре аша уза. Шунда бер кыз белән таныша. Бер күрүдә гашыйк булу хикмәте күрәсең, Казак Үртәменә яңа пар булып, икесе бергә кайтып төшәләр алар. Исән чакта Нина апа да, сау-сәламәт вакытында Рашат абый да анда еш кунак булалар. Озак еллар элек андагы абыйсы да Казак Үртәмендә кунак булып китә. Ул гына да түгел, әнисенең Донбасстагы туганнары да кунак булалар биредә. Рашат абыйның 1945 елның 20 июлендә туган Таһирә апасы исә, тормышка чыгып, хәзер Мәскәүдә яши.
– Хәзер ул да, мин дә ерак юлга чыга алмыйбыз инде. Телефон аша гына аралашабыз, – ди Рашат абый.
Ә Мәгъсүмҗан белән Хаҗирә кызы Рәмлә апа Кече Үртәм авылында ишле гаиләдә туып-үсә. Бу гаиләдә 11 бала, Рәмлә апа тугызынчысы була. Шөкер, бүгенге көндә 5се исән-саулар – өчесе Казак Үртәмендә, берсе Әйшиязда, берсе Казанда яши. Язмыш сынавы диген инде, Әйшияздагы туганының йорт-җире дә ике тапкыр янгын кичерә.
30 хуҗалыклы бу авыл хәзер юк инде, әмма шунысы факт – Кечкенә Үртәм бик матур авыл була. Ул Казак Үртәменнән дә төньяктарак, Марий Эл Республикасының Барангыж авылы белән ике арада урнаша. Кызганычка каршы “урбанизация” җиле авылны юк итә. Бу авылдан чыккан аерым шәхесләрне телгә алсак, хәзер Яңа Әтнәдә яшәүче Таһир абый Самиков әнә шул авылдан.
1974 елны ук өйләнешәләр алар, ике кыз һәм бер улга – 1975 елны хәзер Олы Әтнәдә яшәүче Рамил, 1976 һәм 1980 елларны бүген Күәм авылында яшәүче Рузия һәм Резедага тормыш бүләк итәләр.
Һәрберсенең үз гаиләсе бар, өлкән Нигъмәтҗановларга 6 онык һәм 1 оныкчык бүләк иткәннәр. Шунысы кызык, Рузиянең өч кызы бер үк көнне туганнар.
1974 елдан икесе бергә Казак Үртәмендә урнашкан “Игенче” колхозы фермасында эшлиләр. Ул чорны:
– Бергә җитәкләшеп эшкә килдек, – дип көлеп, сагынып искә алалар.
Рашат абыйның үз сүзләрен кабат куллансак, “Эшләмәгән эш калмады. Әдһәм абый (“Игенче” колхозы җитәкчесе) кая кушса, шунда бардым. 4 ел чамасы сыер саудым, бозау да тәрбияләдем. Чәчү дә чәчтем, ат җигеп ындыр табагында да эшләдем. Төзелештә дә эшләргә туры килде”, – дип куанычтан күзләре янган хәлдә элеккеләрне искә алды.
– Ферма булу бик ярый иде, пенсиягә чыгарга 1,5 ел калганда ул бетеп китте, – ди Рәмлә апа.
“Ферма булгач, эш бар иде. Шуңа яшьләр дә каядыр китмәделәр, авылда калдылар. Хәзер бездә пенсионерлар гына калып бара”, – дип авыр сулыйлар.
Рәмлә апа 8 сыйныфны тәмамлаган 1972 елны, алар гаиләсе Казак Үртәменә күчеп килә. Шул елны ук Рәмлә апа фермага эшкә урнаша. Шулай итеп 38 ел фермада эшли. Кызганычка каршы, укыган чорда эшләгән еллары стажга исәпләнми. Шул сәбәпле, бүгенге пенсиясе дә әллә ни зур түгел. Тана, үгез, хәтта сарыклар да тәрбияли ул эш дәверендә. Колхозның, шулай ук Советлар иленең дә соңгы еллары якынлашкан чорда Казак Үртәме фермасына “Гольштино-фриз” токымлы яңа сыерлар кайтарыла. “Анда шушы авылда ук яшәүче апам Венера белән бергә эшләдек. Дөрес, бездән тыш та хатын-кызлар бар иде”, – ди. 1984 еллар тирәсе бу һәм ул чорда ук 1 баш шартлы сыерга алар сауган сөт күләме 6000 килограммнан артып китә. Әмма сәясәт белән бәйле ул болгавыр чорларда моның уңай нәтиҗәсе сизелмичә генә үтә дә китә. Истәлеккә күпсанлы диплом-грамоталары гына кала...
Ә Казак Үртәмен кабат телгә алсак, юл оешмасы егетләре биредә булганда, авылны бик ошатканнар. “Монда сулый торган һава ук икенче”, – дип сокланганнар. Әйткәнемчә, авыл яшеллеккә чорналган.
– Кайбер төннәрне авылдагы йортларны, авыл халкын санап чыгам. Бездә 22 йорт бар икән. Халык саны да 70тән артык әле, – ди Рашат абый.
Әле аз санда булса да, көтүгә 7-8 сыер йөри. Дөрес, алар “электропастух” эчендә. Кызганычка каршы, монда кибет тә, клуб та юк. Барыннан да бигрәк үзәккә үткәне – элек авылдан читкә илтүче генә түгел, авыл эчендә дә юлы юк диярлек иде.
Инде мәчет буенча да җылы хәбәрләр бар икән. Заманында төзелеп, кулланышка тапшырылса да, йөрүче булмау сәбәпле, хәрабә хәленә төшеп бара иде. Авыл халкы акча җыеп шул мәчетне ремонтларга булган. Мәчеткә имам билгеләү мәсьәләсе дә уңай хәл ителеп ята икән.
Матбугатка язылу, почта ташу буенча да фикерләре үзенчәлекле. Юлсызлык аркасында вакытлы матбугат вакытында килә алмады дип саныйлар. Хәзер яхшыга өметләнәләр.
– Ни хикмәт бу, нишләп район газетасына язылучылар аз икән бездә? Югыйсә, без шушы җирдә яшәгәч, беренче чиратта аның яңалыклары белән хәбәрдар булырга тиеш бит, – дип, ихлас авыр сулый Рашат абый.
Шунысы кызык, авылдашларын, күрше-тирәдәгеләрне “Әтнә таңы”на язылырга бик кыстый икән ул. Үзенчә, моның сәбәбен дә атый: “Тамыры белән шушы җиргә берегүчеләр нык кимеде хәзер. Ә читтән кайтучыларга район тормышы бик кирәкми шул ул”, – ди.
Күрше-тирәдә “Әтнә таңы”н яздырып укучыларны санавын да сокланып тыңладык. “Менә, күршедә генә яшәгән Рәмлә апа да алдыра иде. Олыгайды, еш авыргалый башлады. Хәзер аны Иске Җогыпта яшәүче кызы үз янына алды”, – дип көрсенә.
Нигъмәтҗановларның үзләренә әйләнеп кайтсак, мал-туар тотмасалар да, лапас тулы әтәч-тавык, бройлер чебиләр үстерәләр.
Ни генә булмасын, киләчәкне яхшыга юрыйлар алар. Авылның киләчәге өметле дип саныйлар. Ә мин үзем, “Алтын туй”ны гына түгел, аннан соңгы түгәрәк даталарны да бәхетле пар булып каршыласа иде алар дип телим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев