Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Туган йортка мәхәббәтне балачактан тәрбиялиләр

Туган йортка мәхәббәт тәрбияләү мәктәпкәчә яшьтәге балаларның патриотик үсешендә беренче баскыч булып тора.

"Туган йортым" - катлаулы, күпкырлы төшенчә. Ул үз - үзенә шәхес буларак, үз гаиләсенә һәм гаилә традицияләренә мөнәсәбәтне үз эченә ала.
"Олы Әтнә балалар бакчасының мәктәпкә хәзерлек төркемнәре балалары белән бергә узган атна дәвамында йорт турында күзаллаулар формалаштыруга юнәлдерелгән : "Без яшәгән йорт", " Нинди йортлар була?, “Бу йортны кем төзегән”, “ Йорт һәм ишегалды " темаларына әңгәмәләр һәм уен ситуацияләре үткәрелде. Рус теле эшчәнлегендә дидактик уеннар аша, балалар йортның кайсы өлешләрдән торганын, анда нинди җиһазлар булуын һәм бу йортта кем яшәвен белделәр, үз белемнәрен һәм осталыкларын продуктив эшчәнлектә ныгыттылар («Мин яшәгән йорт»рәсеме).
Балалар М.Тахистованың «Минем йортым» шигыре белән таныштылар, «Җиһаз», «Гаилә» бармак уеннары уйнадылар, алган белемнәрен эш дәфтәрләрендә ныгыттылар. Балаларга үзләренең өйләрендәге бүлмәләре, матур җиһазлары һәм яраткан уенчыклары турында сөйләү аеруча ошады", - дип хәбәр иттеләр ббалалар бакчасы тәбиячеләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев