Тукай әкиятләрен беләсезме?
«Тукайны бергә укыйбыз»
Күңгәр авылы китапханәсе «Тукайны берләштереп укыйбыз " Республика проектында катнашуын дәвам итә.
Китапханәдә Күңгәр урта гомуми белем мәктәбенең 1нче сыйныф укучылары белән әдәби очрашу булды. Чара башында китапханәче Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты, аның авыр балачагы, туган телгә, Ватанга мәхәббәте турында сөйләде.
Очрашу барышында балалар "Тукай әкиятләрен беләсезме?" викторинасында катнаштылар. Аның әсәрләре турындагы сорауларга җавап биреп, табышмакларны чиштеләр. Ахырда китапханәче балаларга «Ана догасы»шигырен укыды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев