Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Тыюлар кертелә

Дәүләт Думасына электрон тәмәке сатуга чикләүләр билгеләүче закон проекты кертелде.

Документ, аерым алганда:

– никотинлы продукцияне куллану өчен җайланмалар һәм алар өчен состав өлешләре белән ярминкәләрдә, күргәзмәләрдә, төрле сәүдә юлы, дистанцион сату ысулы, шулай ук автоматлар кулланып ваклап сатуны тыюны;

– балигъ булмаганнар өчен аның җәлеп итүчәнлеген киметү максатыннан, никотинга бәйлелекне көчәйтүче ароматизаторлар һәм өстәмәләр өстәп, никотинлы продукцияне әйләнешкә чыгаруны тыюны күздә тота. Моннан тыш, никотинлы продукциягә минималь бәяне беркетү, шулай ук балаларның мондый продукция турында мәгълүматка керүен чикләү максатыннан, аны сәүдә объектында куллану өчен җайланмаларны ачык урнаштыруны һәм күрсәтүне тыю планлаштырыла.

Башкалардан тыш, закон проекты «Балаларның сәламәтлегенә һәм үсешенә зыян китерә торган мәгълүматтан яклау» һәм «Россия Федерациясендә бала хокукларының төп гарантияләре» турындагы федераль законнарга үзгәрешләр кертүне күздә тота. Алар нигезендә дәүләт хакимияте органнары балаларны никотинлы продукция куллану җайланмаларын рекламалаудан яклау буенча чаралар күрәчәк.

Әтнә районы прокуратурасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев