Тыл ветераны Хәдия апа Гатауллинага Бөек җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан медаль белән бүләкләнде
Әлеге бүләкне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шайхразыев һәм районыбыз башлыгы Габделәхәт Хәкимов тапшырды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шайхразыев һәм районыбыз башлыгы Габделәхәт Хәкимов тыл ветераны Хәдия апа Гатауллинага Бөек җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан медаль тапшырды. Васил Шайхразыев Хәдия апаның хәлләрен сорашты. Хәдия апа һәркемгә үзенең изге теләкләрен, рәхмәтләрен җиткерде. "Шундый матур тормышта яшибез, өйләребезгә газ-су кергән, урамнарыбызда асфальт, тормышыбыз бик матур, бик рәхәт. Илләребез тыныч булсын, мине зурлап, хөрмәтләп килгәнегез өчен исән-имин эшләгез", - диде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев