Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Тынгысыз, тиктормас җан ул

Күп кенә өлкән яшьтәге кешеләр, пенсиягә чыккач, тормышка кызыксынуларын югалталар, күңелсезләнәләр һәм яшь, сәламәт, энергияле булган вакытларын сагыналар.

Башкалар, олы яшьтә булуларына карамастан, эшләрен дәвам итәләр, иҗат итәләр, актив тормыш алып баралар һәм хәтта яшьләргә дә файда китерә алалар.
Әтнә районында да актив тормыш рәвеше алып баручы өлкән яшьтәге кешеләр бар. Хәер, аның турында алай дип әйтү бик дөрес тә түгелдер. Бүгенге көндә лаеклы ялда булса да, район ветераннар советы рәисе булып эшләүче Хәмит Галимҗанов күпләргә таныш шәхес. 
Хезмәт юлын район авыл хуҗалыгы техникумында укытучы булып эшли башлый. Гади укытучыдан җитәкче дәрәҗәсенә күтәрелә. Тукай авыл хуҗалыгы техникумында директор булып тора. Аннары район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе булып озак еллар эшли. 
Кыскача мәгълүмат
Хәмит Фазылҗан улы 1956 елның 11 гыйнварында Әтнә районының Олы Әтнә авылында туа. 1978 елда Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый. Белгечлеге буенча инженер-механик. Хезмәт эшчәнлеген 1978 елда авыл хуҗалыгы техникумында укытучы булып башлый. Хезмәт казанышлары өчен төрле бүләкләр иясе. Әтнә муниципаль районы контроль-хисап палатасыннан лаеклы ялга чыга.
Бүгенге көндә Хәмит Галимҗанов район ветераннар советын җитәкли. Район ветераннары белән төрле мәдәни-массакүләм, спорт чараларында, төрле иҗади һәм хәйрия чараларында актив катнаша. Хәмит Фазылҗан улы бүгенге көндә дә ветераннар оешмасы районда эш сөючән өлкәннәрнең күп булуын исбатлады. Өлкәннәребез дә җитәкчеләре кебек активлар. Төрле чаралар да актив катнашалар. Район һәм дә республикакүләм узган һәр чара да өлкәннәребезне күрергә мөмкин. Чөнки Хәмит Фазылҗан улы аларга өлкәнәергә, күңелсезләнеп утырырга ирек бирми. Шунысы куанычлы, әлеге оешма районда эшләп килгән: мәдәният, спорт, сәнгать оешмалары белән бербөтен булып эшли.
— Өлкәннәребез бик актив безнең. Ункөнлек уңаеннан шахмат ярышы үткәрдек. Һәрвакыттагыча өлкәннәребез бик актив булдылар, — диде җитәкче. Көзләрдә дә язлар кабатлана, диләр. Районыбыз өлкәннәренә бары тик сокланырга гына кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев