Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Уку – зирәклеккә юл »

Китап уку – кешелекнең иң күркәм шөгыле.

Ул кешеләрдә матур тойгылар уята, фикерләү сәләтен үстерә, төрле чорлардагы вакыйгалар белән таныштыра, матурлыкны тоярга, кешеләрнең күңелен аңларга ярдәм итә. Бала чакта китап укудан да күңеллерәк нәрсә юктыр. Нинди генә компьютерлар, электрон китаплар уйлап табылмасын, кулга тотып укылган китап кешенең гомер юлдашы, дусты, киңәшчесе булып калачак.
    Әтнә үзәк балалар китапханәсенең гүзәл бер традициясе бар. Уку елы ахырында һәм җәйге каникуллардан соң иң актив укучыларны билгеләп үтәбез, кечкенә генә бүләкләребезне тапшырабыз.
    16 нчы май көнне башлангыч сыйныф укучыларын бүләкләү тантанасы булып узды. Киләчәктә дә китап укучыларыбызның рәте тагын да артыр дигән теләктә калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев