Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Укучылар очрашуда булдылар

Әтнә районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге «Татарстан Республикасында эшче һәм инженерлык һөнәрләрен популярлаштыру» ярдәмчел программасы кысаларында укучыларга кирәкле хезмәт базарына юнәлтелгән һөнәри юнәлеш буенча чаралар уздыру проектын гамәлгә ашыра.

Чаралар планы нигезендә күп балалы һәм сәламәтлекләре чикле затлар булган гаиләләрдә яшәүче, проектта катнашучы укучылар "Алтынчәч" парикмахер салонында булдылар.
Чарада мастер Хәнәфиева Розалия үз һөнәре турында сөйләде. 
"Кешегә матур һәм сөйкемле булып күренергә ярдәм итү - чәчтарашның иҗади һәм һөнәри осталыгы ", - диде ул.
Чара барышында проектта катнашучыларга чәч кистерү техникасы һәм прическалар турында,  эш иминлеге һәм шәхси гигиена кагыйдәләре, эш барышында инструментларны һәм җиһазларны дөрес куллану турында сөйләделәр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев