Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сидр эчүдән агуланып үлүчеләр саны артты

Ульяновск өлкәсендә сидр эчүдән агуланган тагын ике пациент үлде, шулай итеп үлүчеләр саны 18 кешегә җитте. Бу хакта Ульяновск өлкәсе Сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр иттеләр.

Ведомствода сөйләүләренчә, 4-6 июньдә төбәктә алкоголь белән агулануның 51 очрагы ачыкланган. Агуланучыларның хәле авыр дип бәяләнә, 18  кеше үлгән.

«Хәзерге вакытта агуланучыларның хәле авыр һәм уртача авыр. Вазгыятьне контрольдә тотабыз. Табибларның тырышлыгы белән кайбер пациентларда уңай динамика күзәтелә», - дип хәбәр итте төбәкнең сәламәтлек саклау министры вазифасын башкаручы Олеся Колотик-Каменева.

«Татар-информ» Татарстанда яшәүчеләр арасында сидрдан агулану теркәлмәвен, әмма эчемлекнең кибет киштәләрендә торырга мөмкин булуын хәбәр иткән иде.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/ulyanovsk-olkasenda-sidr-ecudan-agulanyp-ulucelar-sany-artty-5872027

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев