Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

Уңга карасаң да, сулга карасаң да бер үк хәл – чүп-чар

Хәбәр иткәнебезчә, респуб­ликада, шулай ук районда да санитар-чистарту икеайлыгы башланып китте.

Әлеге айлык барышында эш планы нигезендә,оешма территорияләрендә, халыкның ял итү урыннарында, яшеллек һәм су саклау зоналарында, парк­ларда һәм скверларда, урам юлларында чистарту, төзекләндерү эшләре алып барыла.
Озын кыш айларыннан соң, һәркайсыбыз үз тер­риториябездәге чистарту эшенә керештек. Моннан тыш, су буйларында, паркларда, урамнарда йөргән һәркем кар астыннан баш калкыткан чүп-чарга да игътибар итми калмагандыр. Нәрсә генә юк анда, җәмәгать. Пыяла һәм пластмасс шешәләр, ялтыравыклы конфет яки төрле тәм-том кәгазьләре дисеңме. Кыскасы, ни дә булса ашалган да яки эчелгән дә, кулда калмыйча кар өстенә ыргытылган. Хәзер шул чүпләр тирә-юньнең ямен алып торалар. Ә ул чүпләрне һәрвакыттагыча оешма хезмәткәрләре җыештыра.
Чишмә – Аллаһы Тәгаләнең нигъмәте
Район үзәгендә “Кизләү” чишмәсе янында елның-елында җир кардан ачылуга сары чәчәкләр шытып чыга. Шуларны фотога төшерергә уйлап кына килгән идек чишмә буена. Мондагы чүп-чарга ис китте. Нәрсә генә юк монда. Суда да, чишмә кырыенда да очратырга була чүпләрне. Әлеге пычраклыкны күреп, Табигать-Ана каршында оят булып китә.
Элек-электән адәм баласы чишмәгә изгеләргә караган кебек караган, аңа табынган, суын эчеп хәл алган, сихәтләнгән. Һәр авылда да диярлек «Изгеләр чишмәсе» булган, алар турында төрле риваятьләр йөргән.
Чишмәдән башка авыл­ла­рыбызның яшәешен күз алдына да китереп булмый. Бүгенге көндә өйләргә торбалар буенча су килсә дә, кайбер кешеләр коелар казытса да, күпчелек авыл халкы чишмәләрдән файдалана әле. Шәһәрдән кайтучылар да плас­тик шешәләр белән машиналарын тутырып чишмә суын алып китәләр.
Шунысы аңла­шылмый, нигә ул чүпләрне нәкъ менә чишмәгә ташларга кирәк соң?
 Чишмә – саф су чыганагы гына түгел, ә безне үткәнебез һәм киләчәк белән бәйләүче тере җеп тә. Халкыбыз элек-электән суны изгеләштергән.  Чыннан да, чишмәләр – табигатьнең кечкенә генә бер могҗизасы ул. Тау-ташларны тишеп, авыр-авыр катламнарны ерып, җир куеныннан якты дөньяга, кояш, ай йөзләрен күрергә, кешеләрне сокландырырга ургылучы чишмәләр – кечкенә генә булсалар да, табигатькә җан бирүчеләр, елга, күл, диңгез, океаннарга тормыш иңдерүчеләр. Чишмә барлыкка килү – илаһи табигать көчләренең бөек сере. 
Рәнҗетмик, Җир-ананы. Изге саналган чишмәләребезне пычратмыйк. Бигрәк тә, яшьләр колагына җиткерәсе килә бу сүзләрне.
Өябез дә китәбез
Икеайлык кысаларында чис­тарту эшләре башлануы район үзәгендә урнашкан контейнерлар яныннан узып киткәндә яхшы чагыла. Контейнер тулып, ташып чыкса да, барыбер чүпне кырыйга булса да куеп китәбез. Таралып, чәчелеп ятканга да ис китми, иң мөһиме–  үз территорияңдә түгел. Бүгенге көндә контейнерлар янында киселгән агач ботаклары да көннән-көн арта бара. Ботак­ларны алып китмәүләре хакында әллә ничә тапкыр язылды, әйтелде дә инде, югыйсә. Тик адәм баласы күңеленә генә барып җитеп булмый. Ул ботакларны ягарга да мөмкин бит.
Тагын шунысын да язып үтәсе килә, район үзәгендә чүпләрне чәршәмбе (среда – татарча белмәүчеләр өчен) һәм якшәмбе (воскресенье) көннәрендә генә җыялар. Алдан чыгарып куйганга карап, аларны эт һәм каргалар гына таратып бетерә.
Контейнерлар янында гына түгел, юл читләрендә, су буйларында, урам башларында ташлап калдырылган пакет-пакет чүпләр дә күбәйде. 
– Кызганычка каршы, күпме генә әйтелсә дә, адәм баласы кисәтүләргә дә игътибар итми. Бүгенге көндә районда санитар-чистарту икеайлыгы бара. Әгәр дә чүпне теләсә-кая ташлаган кеше тотыла калса, ул җаваплылыкка тартылачак, – дип кисәтте Олы Әтнә авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Порфирьев.
Чисталыкны һәркайсыбыз ярата. Һәм шул матурлыкны сак­ласак иде, үзебез яшисе бит. Оешма хезмәткәрләре кар астыннан чыккан чүп-чарларны җыярлар, әлбәттә. Тик бу чисталык озак сакланырмы?..  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев