Унсигез яшемне тутыртмыйча, әнием мине кияүгә бирде...
Бактачы авылында яшәүче Тәскирә Гыйлаҗева шушы көннәрдә үзенең 90 яшьлек юбилеен бәйрәм итә.
Шушы гади генә сүзләр астында үзенең мәшәкатьләре, шатлыклары, борчулары белән кеше язмышы ята.
Тәскирә апа – сугыш чоры баласы. Сугышның ачысын да, төчесен дә татыган кеше. Мин сокланам аңа. Ул беркайчан да зарланмый. Тормышны ярата, аның эчендә кайный, бүген дә килене белән улына таяныч: ”Иртән дүрттә торып, мал-туар карарга чыгып китәләр, мин аш-су әзерлим”, – ди ул.
Туксанда да ул кул кушырып утырмый, гаилә мәнфәгатьләре белән яши. Ирексездән сорап куйдым: “Тәскирә апа, син кайчан печән чабудан туктадың әле?
Сиксәндә дә рәхәтләнеп чаба идең бит!” Елмая: ”Хәтерләмим инде. Килен белә торгандыр”.
Килен дигәндә, Тәскирә апаның килене турында:”Бар җирен дә яратам,” дигән сүзләре күңелгә май булып ятты. Бик тату яшиләр алар. Ә хәзер үзенә сүз бирик әле:
– Әтием яу кырына киткәндә миңа бары тик алты яшь. Әни итәгенә ябышып калган биш бала без. Бер айдан әтинең үлгән хәбәре килде.
Сугышның беренче көннәреннән үк без ятимнәр идек. Урман-фәлән кисмәдем. Урман кисәргә 24, 27 елгы апаларым китте. Әни сыер белән сука сукалап, тырма тырмалап йөрде, шулай көн күрдек. Әнигә ияреп абый да шул эштә булды.
Тилмердек сугыш вакытында, бер дә онытасым юк. Бертуктаусыз черек бәрәңге җыеп, ат кузгалагы уып чиләк-көянтә белән көчкә генә кайта идем басудан, болыннардан. Әни шуларны киптереп, тартып ризык хәстәрли иде.
Мәктәптә детдом кызлары белән укыдык. Безнең авыл кызлары да бар иде детдомда: Гәүһәрия белән Кәүсәрия.
Алар ишле гаиләдән, аталары сугышта һәлак булды, Банат апай аларны шунда урнаштырды. Ишле гаиләләрдәге балалар турында дәүләтебез шулай кайгыртты. Ул чорда, хәтерләсәгез, болай дип җырладылар: “Икебезгә бер ыштан, әни сала, мин киям”.
Ярлылык-хәерчелек шул дәрәҗәдә. Ун баладан да артык булган гаиләләр бар авылда.
Сугыш вакытында мәктәптә ашату юк. Әниләр мәктәпкә йомры бәрәңге пешереп җибәрерләр иде. Мәктәпкә килгәч, бәрәңгене детдом кызлары белән алышабыз: алар ипи бирә, без – бәрәңге. Аларның өс-башлары да шәп: ботинкалар, пальтолар, бездә – бишмәт, чабаталар. Мин ахыргача мәктәпне дә тәмамлый алмадым.
Укытучыбыз Сабирова Ләлә апа килеп бик көйләп карады. Ничек мәктәпкә барыйм? Өстемә юк. Аякта – чабата, ансын азрак рәткә китерүче дә юк. Әнинең мине укытырга хәле юк. Ташладым мәктәпне.
Шунысын да әйтим әле. Әнием мине, 18 яше тулмаган кызны, мәҗбүри кияүгә бирде. Яратаммы, юкмы, аңа карап тормады.
Аз гына йөреп алдык шунда. Авыл советы рәисе Низами абый безне миңа унсигез яшь тулгач язылыштырды.
Үтә дә ярлы, ярлы гына түгел, хәерче гаиләгә килен булып төштем мин. Хуҗалыкта ун каз, биш тавык.
Сыйлы көнебез сыер белән булыр иде, сыер түгел, сарык та юк. Тәлгать белән бер ай яшәп калдым, сентябрьдә аны солдатка алдылар.
Без кайнанам белән ике тәрәзәле җимерек йорт, хәрәбә лапас янында басып калдык. Бер ир-ат та юк хуҗалыкта, ичмасам. Ягарга утын бетте.
Егыл да үл инде. Урманга да бара белмим. Чана тарта алмыйм. Рәхмәт күрше Зәйнәп апага, шуңа ияреп урманга утынга төшә идем.
Кайнанам белән бергә агач караватта йокладык. Ул сукырана, имеш, мин иреген кысам: ”Җаным, минем белән йокламасаң да була. Читен миңа”. “Малаең кайткач, төшәрмен синең ятагыңнан”, – дим.
Әйбәт булды кайнанам: сүзгә килмәдек, тату яшәдек. Өч ел да өч ай йөреп кайтты Тәлгать солдаттан. Үзәккә үткән ачлык турында тагын әйтим әле.
«Сложная молотилка»да эшләгәндә кайнанам кечкенә генә тишек агач җамыякка ризык салып, ярты литр сөтсез чәй биреп җибәрә. Көне буена ашау шул. Яшь булганмын, түзелгән инде. Аннан фермага алдылар үземне – яшь бозау карарга. Эшемне намус белән башкардым.
Яхшы күрсәткечләр өчен бер сарык бирделәр. Ул бәрәнләде, сарыклы булдык. Аннан Хәнифә апай белән бергә үгезләр симертү төркемендә эшләдек. Монда да йөзгә кызыллык китермәдем. Тырыш хезмәтемне билгеләп бер тана бирделәр. Шулай итеп, Тәлгать солдаттан кайтканда, сыерыбыз да бар иде.
Бер-ике ел «запарка»да бәрәңге пешердем әле мин. Аннан «дуңгызда эшләдем». Кайнанам эш яшеннән чыкмаган, аңа да хезмәт көне кирәк. Иртән сәгать бергә барып, мәчетнең миченә көн саен ягабыз, идәннәрен юып алабыз. Караңгы төннәрдә курку баса, җен-пәриләр куркыта. Ә шулай да мич янганда мин черем итеп алам, чөнки иртә таңнан фермага, дуңгызлар янына йөгерәсе бар.
Аның өстенә кәнсәләр идәнен юу да безнең өстебездә. Шулай итеп мин кайнанама да хезмәт стажы булдырырга ярдәм иттем. 35 ел дуңгыз тәрбияләдем. Уколын салырга да өйрәндем. Дүрт сәгатьтән дүрт сәгатькә малларга укол ясап тордым, ветврач Фрудия өйрәтеп торды.
Кайнанам белән 30 ел яшәдек. Дүрт баламны да әнеки бакты, чәчләрен үрде, ашатты-эчертте, мәктәпкә озатты.
Бүгенге көндә кадерле әни, яраткан әби, миһерле кайнана да мин. Аллаһка шөкер.
Ил-көнебезгә тынычлык телим”.
Саимә Сабирова, Күлле Киме ветераннар советы рәисе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев