Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

Ураза гаете – 2026: Татарстанда мөселманнарның иң зур бәйрәме ничек узачак?

Мөселманнар өчен иң зур һәм мөбарәк бәйрәмнәрнең берсе – Ураза гаетенә бер атнадан азрак вакыт калып килә.

Рамазан ае азагына якынлаша. Ураза гаетенә бер атнадан азрак вакыт калып бара. Татарстанда Ураза гаетен ничек бәйрәм итәчәкләр, бу көнне ураза тотарга кирәкме һәм бәйрәм намазы ничек үтәчәк – «Татар-информ» материалында.

 2026 елда Ураза гаете кайсы көнне билгеләп үтелә?

Ураза гаете – ислам динендәге ике төп бәйрәмнең берсе. Ул Рамазан ае буе тотыла торган мәҗбүри ураза тәмамлануны аңлата.

Ураза гаете мөселман ай календаре буенча Шәүвәл аеның беренче көнендә билгеләп үтелә. 2026 елда бу көн 20 мартка туры килә. Татарстанда бу көн бәйрәм уңаеннан ял көне дип игълан ителде.

Ураза гаете нәрсәне аңлата: бәйрәмнең мәгънәсе һәм әһәмияте

Ураза гаете мөселманнар Рамазан ае буе тотарга тиеш булган ураза тәмамлану уңаеннан билгеләп үтелә. Бу шәриф ай мөселманнар өчен аерым кыйммәткә ия, чөнки Рамазан аенда кылган яхшы гамәлләр өчен савап күпкә зуррак була, дип санала.

Бу бәйрәмнең төп мәгънәсе – Аллаһка ураза тоту, Рамазан аен лаеклы рәвештә төгәлләү һәм аның рухи байлыкларыннан файдалану мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерү. Бәйрәм көнне мөселман ир-атлар күмәк намаз уку өчен мәчеткә бара. Моннан тыш, бу көнне туганнар белән күрешергә һәм якын кешеләргә яхшылык эшләргә киңәш ителә.

 

Ураза гаете көнне ураза тотаргамы?

Шәригать кануннары нигезендә, бәйрәм көнне ураза тоту һич тә киңәш ителми. Шуңа күрә кеше Шәүвәл аенда ураза тотарга ниятли икән, аңа айның башка көнен сайларга кирәк.

Фитыр садакасы: кемгә, кайчан һәм күпме бирергә?

Бәйрәмгә кадәр балигъ булган, гает көнне ризык алырга акчасы җиткән, мохтаҗлык кичермәгән, акча белән бәйле бурычлары булмаган һәр мөселман кешесе фитыр садакасы бирергә тиеш. Бу садака – мөселманнар өчен ваҗиб гамәл, ягъни мәҗбүри үтәлергә тиешле эш.

Фитыр садакасын азык-төлек продуктлары белән бирергә дә, акчалата түләргә дә рөхсәт ителә. Аның төп максаты – мохтаҗ кешеләргә ярдәм итү. Әлеге садаканы түләү Рамазан аенда ураза тоткан вакытта кылган кечкенә хаталардан, гөнаһлардан арынырга ярдәм итә, дип санала.

Садаканың күләмен ел саен төбәк мөфтиятләре билгели. Татарстанда 2026 елда фитыр садакасы күләме көмеш буенча нисабы (120 мең сум) булган дин тотучылар өчен 200 сум һәм алтын буенча нисабы (940 мең сум) булган мөселманнар өчен 1200 сум тәшкил итә.

 Татарстанда Ураза гаете ничек узачак?

Бәйрәм иртәнге күмәк намаз белән башлана. Ул мәчетләрдә яисә махсус әзерләнгән ачык мәйданчыкларда үткәрелә. Бу көнне мөселманнар чиста һәм бәйрәмчә киемнәрен кия, бер-берсен сәламли һәм бәйрәм белән котлый.

Республиканың шәһәр мәчетләрендә бәйрәм чаралары 6:30 сәгатьтә Коръән укудан башлана. 7:00 сәгатьтән 7:30 сәгатькә кадәр имамнар бәйрәм вәгазе укый, ә 7:30 сәгатьтә гает намазы башлана.

Татарстан авылларындагы мәчетләрдә бәйрәм намазы кояш чыкканнан соң ярты сәгатьтән (якынча 6:30 сәгатьтә) укылачак.

Намаздан соң мөселманнар туганнарына кунакка бара, гаиләләренең өлкән яшьтәге әгъзаларына игътибар күрсәтә һәм якыннары белән бәйрәм табыны артында җыела.

Татарстанлылар Ураза бәйрәмендә ничек ял итәчәк?

Ураза гаете 20 мартта бәйрәм ителә. Бу көн республикада бәйрәм уңаеннан ял көне булачак. 2026 елда бәйрәм җомгага туры килә. Димәк, республика халкы 20 марттан 22 мартка кадәр өч көн рәттән ял итәчәк.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев