Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Үрдәк һәм казларны вак йоннарыннан чистарту өчен яңа ысул

Каз-үрдәк чистартыр вакытлар җитә, белеп тору артык түгел.

 Журналист, тамада, блогер Чулпан Гарипова бик җайлы ысулын уйлап тапкан.

«Зур парафин кисәкләре сатып алдым. Парафинны чиләккә су салып эретергә. Үрдәкне пешермәс өчен, парафинлы суның өсте элпә белән капланганын көтәргә һәм үрдәкне тыгып алырга, аннары сап-салкын суга салырга. Һәм акрынлап куптарырга була, вак йоннары парафинга ябышып чыга. Күпме эскәк белән утырдым кичә, кулым-күзем калмады. Ничә минутта чип-чиста булды. Аз гына кулга эше кала инде.

Үрдәктән алынган парафинны да ташламагыз, аны кабат эретеп сөзәргә һәм яңадан кулланырга була», – дип сөйли ул.

Безнең Чирмешән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев