Урманга керү чикләнә
Ары Урман хуҗалыгыннан алган мәгълүматларга караганда, халыкның, шул исәптән транспортның, урманга керүе чикләнә.
Ул Россия Федерациясенең Урман кодексы нигезендә, шул а й у к Т а т а р с т а н Республикасының Министрлар Кабинеты карары белән гамәлгә керә. Бу уңайдан, республика Урман хуҗалыгы янгын куркынычсызлыгына юнәлтелгән чаралар үткәрә, урман юлларына шлагбаумнар куя, урман массивларында патруль хезмәтләре көчәя, урманда массакүләм чаралар бара торган урыннарда вакытлы постлар барлыкка килә. Коры үлән яндыруның урман янгыннары тууга төп сәбәпче булуын истә тотсак иде. Белеп торыгыз – беренчедән, бу гамәл законга каршы эшләнә һәм икенчедән, бик куркыныч хәл. Ә бит ваемсызлык аркасында урманнар һәм торфлыклар яна. Утта кошлар һәм хайваннар янып үлә. Янгын төтене нәтиҗәсендә кеше зыян күрә. Ул гына да түгел, кайвакыт каралты-кура януы да бар. Өстәвенә экономика объектлары зыян күрергә мөмкин. Россия Федерациясе хөкүмәтенең 2015 елгы карары буенча авыл хуҗалыгына караган һәм запас җирләрнең басукырларында учак ягу тыела. Җаваплылыкка күз салыйк. Гражданнарга – 4 мең сумга кадәр, вазифаи затларга – 30 мең сумгача, юридик затларга 500 мең сумга кадәр штраф салынырга мөмкин. РФ административ хокук бозулар кодексы нигезендә, урманда янгын куркынычсызлыгын сакламаган өчен гражданнар – 5 мең сумга кадәр, вазифаи затлар – 50 мең сумгача, юридик затлар 1 миллион сумга кадәр штрафка тартыла. Шул ук вакытта Россия Федерациясенең Җинаятьләр кодексы буенча урман үсентеләренә зыян салган өчен 1 млн.3 млн. сум штраф салырга мөмкиннәр яки ул кеше 300 меңнән 500 мең сумга кадәр штраф салынып, 10 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев