“Уртак фикер, ихлас хөрмәт кирәк”
Күңгәр авылында яшәүче 50 еллык парлы язмыш стажына ия Ганиевләрнең тормыш девизы бу
Күптән түгел, гаилә тормышларының 50 еллык олы юбилеен Әтнә театры фойесында, район хакимияте оештырган тантаналы чарада катнашып каршы алды алар...
Йорт хуҗасы Габделфәт абый Ганиев сарайда нидер кайрый, нәрсәдер майтара иде. Ул кергәнче, хуҗабикә – Разия апа белән әңгәмә кора тордык.
Тумышы белән Яшел Үзән районының Олы Күлбаш авылыннан икән ул. Күптән түгел генә 70 яшьлеген каршы алган Разия апа хәзер тарихи объект саналган, элекке бай – алпавыт нигезендә, әнисе сүзләре белән әйтсәк, “Арыш урагы өстендә” туып-үсә.
Әти-әниләре Гарифулла-Мәймүнә кочагында алты бала үсәләр – 1945 елгы апасы Санияне, 1948 елгы Гомәр абыйсын, 1951 елгы Госман абыйсын, 1956 елгы сеңлесе Оркыяны һәм 1959 елгы сеңлесен ихлас яратып-сагынып телгә алды ул.
Язмыш җилләре шундый бит ул. 8 сыйныфны җирле мәктәптә тәмамлагач, училищеда укып “Аптекарь” вазифасын ала.
Ул чорда укып чыккан яшь белгечне юллама белән каядыр җибәрү дигән әйбер бар иде. Разия апаны да 1972 елны “Вакытлыча, 4 айга гына”, дип, Күңгәрдәге дару сату үзәгенә кодалыйлар. “4 айда мин авылга, авыл халкына тулысынча ияләшеп беттем. Яшьләр дә мине яратып, үз иттеләр. Без, яшьтәшләр үзара гел аралашып, дустанә яшәдек”, – ди ул чорны искә алып. Шулай итеп, монда бөтенләйгә кала.
Разия апаның хезмәт стажы 40 ел да 6 ай тәшкил итә. 2013 елга кадәр шушы даруханәдә эшли ул. Кыскасы, кызык кына мәгълүмат – даруханәнең ачылышы да, ябылуы да аның исеме белән бәйле дияргә мөмкин.
Ә 1973 елның май аенда авылга солдат хезмәтен тутырып, Габделфәт исемле яшь егет кайтып төшә.
“Минем туган көнгә килүчеләр күп булды. Дусларның берсе – Фәйзи абый Галиевнең улы Фаил, Габделфәт исемле иптәш егете белән килгән иде”, – дип елмая Разия апа…
Яшьләрнең якыннан танышу тарихы әнә шул көнне башлана. Ә 1974 елның 23 октябрендә никах укытып, уртак гаилә корып җибәрәләр.
Тиздән 74 яшен тутырачак Габделфәт абый Ганиев янәшәдәге Түбән Шашы авылында туып-үсә.
Әтисе Габделрәкыйп һәм әнисе Кадрия тәрбиясендә 5 бала үсәләр – өлкәне Габделфәт абый, 1956 елгы сеңлесе Гөлшат, 1958 елгы энесе Габделбәр, тугач та озак тормыйча вафат булган сеңлесе һәм 1967 елгы энесе Илшат.
“Ә үзем әти армиягә киткәч, 1951 елны туганмын”, – ди ул.
“Авылдан китәргә теләмәдем. Монда тудым, монда үстем”, – ди. Мәктәп директоры Рубис абый Шакиров мәктәпкә эшкә ала аны.
Мәктәптә вожатый да була, “Хезмәт” фәненнән трактор йөрергә дә өйрәтә, соңрак Күңгәрдәге участок больницасында завхоз булып та эшли.
Больница беткәч, җирле күмәк хуҗалыкта бригадир булып эшли. Бала вакытта эшләгәннәрен дә исәпкә алсак, аның эш стажы 46 ел ук була.
Бәхетле гаилә өч бала – өч ул тәрбияләп үстерә.
1975 елгы Айрат үзләре янында, районның юл оешмасында эшли. 1979 елгы Зөлфәт исемле уллары да Казандагы юл оешмасында көч куя. Ә 1986 елгы уллары Ринат башта мал табибы булса, икенче югары белем алып, хәзер Казандагы авиация заводында эшли.
7 онык та тәрбияли алар. Олысы – ике кыз, уртанчысы – бер кыз һәм бер ир бала, төпчекләре ике кыз бала һәм бер ул бүләк итә. Бүгенге көндә уллары Айрат, киленнәре Рузалия, оныкларының берсе алар янында.
–Тормышта бәхетле яшәү өчен уртак фикердә булу, бер-береңне ихлас хөрмәт итү кирәк. Ә үзеңнең кирәк булуыңны тою – бәхет чыганагы, – диләр алар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев