Бу хакта РФ Саклану министрлыгы хәбәр итә.
«Үткән төндә, 21 октябрьдә 20.00 сәгатьтән 22 октябрьдә 8.00 сәгатькә кадәр һава һөҗүменнән саклану системасы тарафыннан Белгород, Брянск, Владимир, Воронеж, Калуга, Курск, Липецк, Ленинград, Орёл, Ростов, Рязань, Смоленск, Тамбов, Тверь, Тула, Ярославль өлкәләре, Мәскәү төбәге, Кырым Республикасы территорияләрендә һәм Кара диңгез акваториясендә Украинаның самолет тибындагы 808 пилотсыз очкычы бәреп төшерелде», – диелә хәбәрдә.
Татар-информ
Нет комментариев