Үзең аңламыйча да җинаятьче булырга мөмкинсең
Хәбәрләр

Үзең аңламыйча да җинаятьче булырга мөмкинсең

Мошенниклар татарстанлыларның 15 миллиардка якын акчаларын урлаган, дип яза республика мәгъ­лүмат чараларының берсе.

2026 елның ун аенда республикада мәгълүмат технологияләрен кулланып, 13 меңгә якын җинаять кылынган. Шунысы да ачыкланган, хатын-кызлар күбрәк алдана икән. Район Эчке эшләр бүлегенең җинаятьчеләр белән эшләү бүлекчәсе җитәкчесе Ирек Бәйрәмовтан бүгенге вәзгыять турында сорашам.
— Мошенниклар тозагына эләгүчеләр, кызганычка каршы, кимеми. Бүгенге көндә, безнең районда микрозайм буенча алданучылар күбәеп китте. Кешеләр МАКСтан төрле сылтамаларга керәләр. Һәм мошенниклар аларның шәхси кабинетларын ватып кереп, алар исемнәренә микрозаймнар рәсмиләштерәләр. Тагын бер очрак. Кеше яңа телефон номеры ала һәм кызганычка каршы, иске номерны блокировать итми. Нәтиҗәдә, аның дәүләт хезмәте иске номерга бәйләнгән булып чыга. Мошенниклар кешенең иске номеры аша да микрозаймнар алу очрак­лары теркәлде, — дип сүзен башлады җитәкче. Ни хикмәт, алдауның да нинди генә юллары юк хәзер. Адәм баласы да тиз һәм җайлы гына акча эшләү юлларын эзли. Соңгы вакытта дроппер юлы белән акча эшләү фактлары да булган.
Кыскача мәгълүмат Дропперлар — үз счетларына акча алучылар (криминаль юл белән) һәм аларны бүләкләү максатыннан өченче якка тапшыручы затлар.
— Әтнә районында да дроппер очрагы буенча бер факт теркәлде. Районда яшәүче берәү онлайн эшләргә уйлый. Аннан банк картасы барлыгы турында сорашалар. Аннары аңа: «Сезнең картага шуның кадәр сумма акча күчәчәк. Сез аны икенче счетларга күчерергә тиеш буласыз. Һәм аннан сезгә процент кала», диләр. Әлбәттә, адәм баласы мондый җайлы ысулга ризалаша. Аның счетына акча күчә, мошенниклар аңа икенче кешене алдап алган акчаны күчерәләр. Шуннан соң, андагы кураторлар кушуы буенча ул акчаны икенче счетка күчерә. Зыян күрүчеләр шушы счетка акча күчердек дип гариза язгач, теге кешегә дропперлык буенча, РФ җинаять кодексының 187 маддәсе буенча эш кузгатыла. Безнең районда да бу факт буенча җинаять эше кузгату очрагы булды. Бер кеше шулай ялгышкан, — дип аңлатып үтте Ирек Бәйрәмов. Сүзен дәвам итеп:
— Соңгы вакытларда районда яшьләр һәм балалар арасында да төрле аңлату эшләре уздырылды, акцияләр үтте. Әлбәттә яшьләргә наркотикларның нинди афәт булуы, шулай ук җиңел акча эшләүгә кызыгып җинаятьче булырга да мөмкин икәнлекләрен аңлатып үттек. Шулай ук ниндидер сумкаларны каядыр күчерергә кушалар икән, бу очракта да игътибарлы булырга кирәк.
Ул сумкалар эчендә наркотик матдәләр, шартлаткычлар булырга да мөмкин, — дип кисәтеп узды җитәкче. Ничек кенә булмасын, җиңел акча эшләү ысулына кызыгырга ярамый.

Нет комментариев