Бу хакта Саклану министрлыгы хәбәр итә.
Ведомство мәгълүматлары буенча, 38 БПЛА Әстерхан өлкәсендә бәреп төшерелгән, 25 – Брянск өлкәсендә һәм Мәскәү төбәге территориясендә, шул исәптән Мәскәүгә таба очучы 15 БПЛА, сигезәр пилотсыз очкыч Белгород, Ростов, Калуга өлкәләрендә юк ителгән.
Тула өлкәсендә алты дронны бәреп төшергәннәр, дүртәү – Калмыкия Республикасында, өчәр – Курск һәм Орлов өлкәләрендә, берәр – Рязань өлкәсендә һәм Каспий диңгезе акваториясе өстендә, диелә хәбәрдә.
Нет комментариев