Узган төндә Россия территориясендә 155 пилотсыз очкыч бәреп төшерелгән
Хәбәрләр

Узган төндә Россия территориясендә 155 пилотсыз очкыч бәреп төшерелгән

10 ноябрьгә каршы төндә Россия территориясендә 155 дошман пилотсыз очкычы бәреп төшерелгән, дип хәбәр итә РФ Саклану министрлыгы.

Хәрби ведомство мәгълүматлары буенча, дроннар Новгород, Брянск, Белгород, Курск, Калуга, Орлов, Смоленск өлкәләре, шулай ук Краснодар крае һәм Кырым Республикасында бәреп төшерелгән.

Татарстан өстеннән БПЛА очышы теркәлмәгән.

Татар-информ


Нет комментариев