Узган төндә Россия территориясендә 373 дошман пилотсыз очкычы бәреп төшерелгән
Хәбәрләр

Узган төндә Россия территориясендә 373 дошман пилотсыз очкычы бәреп төшерелгән

Узган төндә Россия төбәкләрендә 373 дошман пилотсыз очкычы юк ителгән. Бу хакта РФ Саклану министрлыгы хәбәр итә.

«Узган төндә һава һөҗүмнәреннән саклану көчләре тарафыннан Новгород, Тверь, Брянск, Белгород, Курск, Смоленск, Калуга, Орлов, Тула, Рязань өлкәләре, Мәскәү төбәге, Краснодар крае, Кырым республикасы һәм Кара диңгез акваториясе территорияләрендә Украинаның 373 очкыч тибындагы пилотсыз очу аппараты бәреп төшерелде», – диелә хәбәрдә.

Татар-информ


Нет комментариев