Узган төндә Һава һөҗүмнәреннән саклану көчләре Россия төбәкләрендә 145 Украина пилотсыз очкычын бәреп төшергән, шул исәптән 53 – Мәскәү төбәгендә, дип хәбәр итә РФ Саклану министрлыгы.
Ведомство мәгълүматлары буенча, 38 БПЛА Брянск өлкәсе территориясендә, 11 – Ярославль өлкәсендә, ә тагын сигез – Калуга өлкәсендә бәреп төшерелгән.
Моннан тыш, җиде пилотсыз очкычны Смоленск өлкәсендә бәреп төшергәннәр, дүртесен Тверь өлкәсендә һәм икесен – Волгоград өлкәсендә. Шулай ук Ростов һәм Ульяновск өлкәләре территорияләрендә бишәр аппарат, Воронеж, Кострома өлкәләре һәм Кырым Республикасында өчәр һәм Краснодар крае, Саратов өлкәсе территорияләрендә берәр БПЛА юк ителгән.
Нет комментариев