Узган төндә Россиядә дошманның 131 пилотсыз очкычы юк ителгән
Узган төндә Россия төбәкләрендә Украина Кораллы көчләренең 131 пилотсыз очкычы юк ителгән. Бу хакта РФ Саклану министрлыгы хәбәр итә.
«Узган төндә, 2 августта 20.00 сәгатьтән 3 августта 7.00 сәгатькә кадәр һава һөҗүменнән саклану системасы тарафыннан Белгород, Брянск, Воронеж, Калуга, Курск, Липецк, Орел, Смоленск, Тула өлкәләре, Краснодар крае, Кырым Республикасы территорияләрендә һәм Кара диңгез акваториясендә Украинаның самолет тибындагы 131 пилотсыз очу аппараты бәреп төшерелде», - диелә хәбәрдә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев