Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Апас районында техниканы язгы кыр эшләренә әзерләү буенча зона штабы утырышы узды

Бүген Апас районында «АК БАРС» МТК» ҖЧҖ базасында техниканы 2022 елгы язгы кыр эшләренә әзерләү буенча зона штабы утырышы узды.

Чара авыл хуҗалыгы министры урынбасары Рафаэль Фәттахов рәислегендә узды.

Киңәшмәдә муниципаль районнардагы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары һәм механизация буенча консультантлары, авыл хуҗалыгы оешмаларының  баш инженерлары һәм агрохолдинглар вәкилләре, республиканың 20дән артык  муниципаль районыннан авыл хуҗалыгы техникасы һәм запас частьләр белән тәэмин итүчеләр һәм җитештерүчеләр катнашты.

Семинарның практик өлешендә «АК БАРС» МТК» ҖЧҖ филиалы директоры Алексей Алексеев ремонт остаханәләре буенча экскурсия үткәрде һәм предприятиенең мөмкинлекләре белән таныштырды. Биредә авыл хуҗалыгы техникасының барлык төрләрен дә ремонтлыйлар. Предприятие холдинг составына керүче хуҗалыкларга гына түгел, якын-тирә районнарга да хезмәт күрсәтә. 

Агымдагы шартларда запас частьләр белән өзлексез тәэмин итү мәсьәләсе аеруча  мөһим.

 «14 марттан 25 мартка кадәр республиканың барлык районнарында авыл  хуҗалыгы техникасының  2022 елгы язгы кыр эшләренә әзерлеге буенча  комиссия тикшерүләре узды.

Кабул итү йомгаклары буенча без чәчү техникасының әзерлеге турында сөйләшә алабыз, әмма шул ук вакытта, озакламый язгы кыр эшләре  башлануга карамастан, хуҗалыклар җитәкчеләреннән азык әзерләү һәм ашлык җыю техникасы өчен запас частьләрне күбрәк сатып алуларын сорыйм, һәм комбайн паркын бүген үк әзерли башларга кирәк. Безнең таләпләргә туры китереп, азык җыю техникасы - 10 майга, ашлык җыю техникасы 1 июльгә әзер булырга тиеш», - дип ассызыклады министр урынбасары.

Утырышның пленар өлешендә дилерлар һәм авыл хуҗалыгы машиналары,   запас частьләр җитештерүчеләрнең вәкилләре хәзерге шартларда тәэмин итү үзенчәлекләре турында сөйләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев