Хәбәрләр

Васильево бистәсендә балага этләр һөҗүм иткән очрак өчен өч кешене хөкем итәчәкләр

Ноябрьдә Васильево бистәсендә булган фаҗигадән соң Татарстанда өч кеше суд каршында җавап тотачак.

Татар-информ» хәбәр иткәнчә, 2025 елның 28 ноябрендә Васильево бистәсендә сукбай этләр көтүе кыз балага һөҗүм итте. Алган җәрәхәтләрдән соң бала хастаханәдә үлде.

ТР прокуратурасында хәбәр итүләренчә, бер кеше битарафлыкта, тагын ике кеше иминлек таләпләренә җавап бирмәгән хезмәтләр күрсәтүдә гаепләнә. Гаепләүләр сукбай хайваннарны аулау бурычларын тиешенчә үтәмәү белән бәйле.

Җинаять эше судка җибәрелгән. Моннан тыш, прокуратура гаепләнүчеләрдән мораль компенсация түләттерү турында дәгъва юллаган.

Татар-информ


Нет комментариев