Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Витаминнар чыганагы ясыйбыз

Рецептны саклап куярга онытмагыз.

– Без ел саен яз, көз менә шундый катнашма ясап ашыйбыз, җәмәгать. Гел файдалы әйберләрдән генә торган бу ризык бик тәмле дә әле!

Миңа моның рецептын күп еллар элек Үзбәкстанда яшәп кайткан бер әби биргән иде. Ул олы яшьтә, бик җиңел хәрәкәтле әби булып исемдә калган, – дип яза  Рәмзия Әхмәдуллина.

Кирәк була: күрәгә 0,5 кг; йөзем 0,5 кг; караҗимеш 0,5 кг; инҗир (булмаса да ярый) 0,5 кг; әстерхан чикләвеге (грецкий орех) 0,5 кг; 1 лимон; бал 0,5 кг. 

Барысын да яхшылап юабыз. Аннары шуларны иттарткычтан чыгарып, шуларга бал кушабыз. Яхшылап болгатабыз. Банкаларга тутырып куябыз да, суыткычта саклыйбыз. Көн саен иртән ашаганчы ярты сәгать кала 1 аш кашыгы катнашманы 0,5 стакан җылы су белән эчеп куясы. 1 ай эчәргә кирәк була. Мин иртән дә эчәм, көндез чәй белән дә кабып эчәм. Тәмле! – дип уртаклаша бакчачы-блогер. 

Хезмәт

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев