Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Владимир Путин 14 декабрьдә елга нәтиҗәләр ясаячак

Россия Президенты Владимир Путин 14 декабрьдә берләштерелгән туры линия һәм йомгаклау матбугат конференциясе форматында елга нәтиҗәләр ясаячак.

Дәүләт башлыгының матбугат секретаре Дмитрий Песков журналистларга шулай дип белдерде, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы.

«14 декабрьдә Владимир Путин елга нәтиҗәләр ясаячак. Бу - программа, ягъни элеккечә үк телевизион каналлар проекты. Ул туры линия һәм йомгаклау матбугат конференциясенең берләштерелгән форматы булачак», - диде Песков.

Мондый формат беренче тапкыр гына файдаланылмый – моңарчы ул 2020 елда (ул чагында ике чараны да элеккеге рәвешендә үткәрергә пандемия комачаулаган иде) кулланылды.

Әлеге чара күпме дәвам итәчәк, дигән сорауга Кремль вәкиле: «Путин белән зур матбугат конференциясе һәм туры линиянең алдан билгеләнгән төгәл вакыты юк. Бу – озакка сузылган һәм бай эчтәлекле чара», - дип җавап бирде.

Татар информ   Фото: Кремль матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев