Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Владимир Путин 2025 елдан соң «Яшь гаилә» программасының озайтылачагы хакында хәбәр итте

«Яшь гаилә» программасына дәүләт тарафыннан ярдәм күрсәтелә һәм ул 2025 елдан соңгы чорда озайтылачак. РФ Президенты Владимир Путин Түбән Тагилда «Уралвагонзавод» эшчеләре белән аралашкан вакытта шулай дип белдерде, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы.

«Яшь гаиләләргә, аеруча балалы гаиләләргә ярдәм күрсәтү – зур өстенлек. Әлеге программаны саклаячакбыз, быелга да, 2025 елга да акча каралган», - дип искәртте Президент.

«Уйлап кына калмаячакбыз, ә өч еллык бюджетны исәпләп әлеге программаны һичшиксез озайтачакбыз», - дип ышандырды ул.

«Минемчә, узган ел әлеге программаны финанслауга 14,5 миллиард сум акча юнәлдерелде. Быел исә бераз күбрәк – 14,7 миллиард сум бүлеп бирү ниятләнә», - дип искәртте Путин.

«Яшь гаилә» программасы кысаларында субсидиягә баласы булган яки булмаган 35 яшькә кадәрге һәм РФ гражданлыгына ия булган ир белән хатын, бер яки күбрәк баласы булган яшь гаиләләр (хәтта ир белән хатынның берсе Россия гражданлыгына ия булмаса да) һәм бер баласы булган 35 яшькә кадәрге ялгыз ата-аналар дәгъва кыла ала.

Гаилә түләүгә сәләтле булырга тиеш. Дәүләт торак бәясенең 30 яки 35 проценты күләмендә субсидия бирә, ә калганын торак алучылар үзләре түли (берьюлы яки ипотека буенча). Өстәп түләү өчен акчаның булуын расларга кирәк.

Шул ук вакытта, әгәр барлык гаилә әгъзалары да төбәктә билгеләнгән нормадан кимрәк мәйданлы торак белән тәэмин ителсә яки техник һәм санитар таләпләргә җавап бирми торган фатирда яшәсә, гаилә торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ дип санала.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев