Владимир Путин Татарстанда 14 яңа судья билгеләде
Хәбәрләр

Владимир Путин Татарстанда 14 яңа судья билгеләде

Россия Президенты Владимир Путин Татарстанда 14 яңа судья билгеләде. Шул хактагы указ хокукый мәгълүмат рәсми интернет-порталында урнаштырылган.

Альберт Сибатров – Азнакай шәһәр суды, Люция Зәйниева – Аксубай район суды, Анна Крайнова – Арча район суды, Динара Гарифуллина – Түбән Кама шәһәр суды, Ренат Гарифуллин һәм Ольга Кислякова Чаллы шәһәр суды хөкемдарлары булды.

Казанда Йолдыз Гайзетдинова һәм Ландыш Шиһабетдинова – Вахитов район суды, Дмитрий Ткачев һәм Ришат Шәйхиев – Идел буе район суды, Разия Зимагулова Совет район судына яңа хөкемдарлар итеп билгеләнде.

Татарстан Арбитраж судында да яңа судьялар эшләячәк, алар - Айрат ГалимовАльбина Мирсәетова һәм Инна Фомина.

Татар-информ


Нет комментариев