Volkswagen автомобиле юл аша чыгып баручы хатын-кызны бәрдергән
Хәбәрләр

Volkswagen автомобиле юл аша чыгып баручы хатын-кызны бәрдергән

Тиеш булмаган урында юл аша чыгып баручы хатын-кызны машина бәрдергән.

Казан шәһәре Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр итүләренчә, бүген төнлә Volkswagen автомобиленең 56 яшьлек йөртүчесе зур тизлектә Кызыл Кокшай урамы буйлап хәрәкәт иткән. Бу вакытта бер хатын-кыз тиешсез урында юл аркылы чыкмакчы булган, әмма өлгерә алмаган.

Төрле тән җәрәхәтләре алган җәяүлене ашыгыч ярдәм машинасында хастаханәгә озатканнар.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/v-kazani-zenshhinu-perexodivsuyu-dorogu-sbil-volkswagen-ona-v-bolnice-5929962


Нет комментариев