Хәерле сәгатьтә, игенче!
Районыбыз күмәк хуҗалыклары уракка чыктылар.
Комбайнчылар белән ерак басуда – Мари чигендә үк очраштык.
Монда Рәдиф Фазуллин, Фәрит Шаһидуллин, Динар Абдуллин, Рамил Нәҗмиев “иярләгән” 4 “Тукано” һәм Илнар Йосыпов йөртүче “Акрос” комбайннары эшли иде. Гомумән алсак, барысы 7 комбайны бар “Тукай”ның. Монысы мәгълүмат өчен генә, мәкаләне “Тукай”дагы урып-җыю барышы турында язып дәвам итик.
Бу басу 259 гектар мәйдан тәшкил итә. Мәкаләне басмага биргәнче, комбайннар ике көн ярым эчендә ул басуны тәмамлап, икенче җиргә күчәргә өлгергәннәр. Шөкер, “Күз тимәсен” дип караган бу басуда уртача уңыш гектарыннан 54 центнер тәшкил иткән.
Басудан ындыр табагына ашлыкны “КамАЗ” машиналарында Ильяр Садыйков, Илдар Шәрифуллин, Рәсим Гыйниятуллин, Газинур Сафин, Илсаф Абдуллин ташыйлар.
Игенчеләрнең кайберләре белән кыскача аралашып алырга да вакыт таптык.
– Быел уңыш мул күренә. Алтынчы сезонны эшлим инде, – ди комбайнчы Рамил Нәҗмиев.
Аның сүзләрен шофер Ильяр Садыйков та куәтли:
– Дөрестән дә, алдагы еллардан да яхшырак кебек. Чагыштырырлыгым бар, мин уракта инде 20нче сезонымны эшлим, – ди.
Яхшырак күзаллар өчен, биредә уңышны саклауга кую барышын да язып узыйк. Басудан алып кайткан ашлыкны чистарту комплексына - “ЗАВ”ларга бушаталар. Анда ике смена каралган: алмаш-тилмәш Илфар Васыйлов һәм Гадел Шиһапов эшлиләр. Ярдәмче егетләр дә бар, әлбәттә.
Моннан ике “ГАЗ-53” машинасында – Булат Төхфәтуллин һәм Шәүкәт Әхмәдуллин ашлыкны складларга ташыйлар.
Монда да эш яхшы оештырылган. Складларда Фәргать Хәсбиуллин һәм Илшат Фазлыев бригадалары эшне тиз һәм сыйфатлы башкаралар.
Көзге бодае бик күп мәйданда “Тукай”ның, барысы 586 гектарда игәләр аны. Ә комбайннар бүгенге көндә Иске Җөлби авылы янындагы басуга күчкәннәр. Анда да шул ук көзге бодайны суктыралар – анысы 192 гектарда.
Бирегә Күәм авылы аша тузан тузгытып һәм тузанга батып барган идек. Карасак, Мари чигендәге бу басу үзебезнең Иске Җогып янында гына икән – асфальт юлдан кайттык.
Гомумән, “Тукай”ның игенче егетләре – комбайнчылар, шоферлар, амбар алдында эшләүчеләр – барысы да эшләп сыналган, хезмәтнең ямен күреп, тәм табып эшләүчеләр. Фикерләре уртак:
– Уңыш мул булса, эшләргә күңелле. Ел да урак өстенә төшүне көтеп алабыз. Һава торышы гына уңай булсын инде, – диләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев