Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Хакимият балалар бакчалары һәм мәктәпләр капремонтына өстәмә 400 млрд сум акча бирәчәк

Россия Президенты Владимир Путин балалар бакчалары һәм мәктәпләрнең капиталь ремонтына өстәмә 400 млрд сум акча бүлеп бирергә кушты. Бу хакта ул Федераль җыенга еллык юлламасында әйтте.

«Россиянең күп кенә балалар бакчалары яңартуга мохтаҗ, алар инде совет чорында ачылган, 2025 елдан андый учреждениеләргә капиталь ремонт программасы башланачак», – диде ул.

Мәктәпләргә килгәндә, капремонт 18,5 меңгә якын бинага кирәк. «2030 елга кадәр төбәкләргә бу проблеманы тулысынча ябарга булышачакбыз. Ә алга таба мәктәпләргә ремонтны план режимында уздырачакбыз», – диде Путин.

Президент әйтүенчә, бу өлкәдә башкарылган эш күләме илнең дөрес юлда икәнен күрсәтә. Ул кирәк урыннарда мәктәпләрдә медицина кабинетларын ачу заруриятен дә ассызыклады. Бүген медкабинетлар Россия мәктәпләренең 65 процентынлда гына бар. Алдагы алты елда мондый кабинетларга ихтыяҗны бетерергә кирәк, дип белдерде.

«39440 мәктәпнең 65 проценты гына медицина кабинетлары белән тәэмин ителгән. Әле эшләргә эш күп», – дип күрсәтмә бирде Путин.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев