Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Хәлен ничек ветеран?

Абдуллин Бәхрам Абдулла улы бүгенге көндә Кышлау авылында бердәнбер тыл ветераны.

Инде 90 нчы дистәне вакласа да сугыш китергән афәт-газапларны, хатирәләрне онытмый.
"- Илдә сугыш башлануын мин әтидән ишеттем. Авылдан бер-бер артлы сугышка китә башладылар. Башта гармун уйнап, җырлап озатсалар, соңарак, болай гына киттеләр. Кешеләр белән бергә колхозның иң яхшы атларын да алдылар.
Әти Арчада сугышка китәсе атларны караган җиреннән "Монда ачка үлгәнче сугышка китсәк әйбәтерәк булыр" - дип 1942 елда бер иптәше белән үзе теләп сугышка китте. Ә без ике малай белән ике кыз әни янында калдык. Ул чагында кычыткан, алабута, ат кузгалагы хәзерге кебек котырып үсеп утырмый иде. Чыккан бер үләнне җыеп бардылар. Без дә яфрак ашап яшәдек.
12 яшемдә мин инде чәчүгә йөрдем. Бригадир Нәгыймә апа бер көн эштән калдырмады. Норманы тутырсан пекарьнядан бер ипи бирәләр иде. Ә ашлыкны задание үтәү өчен сугышка җибәрәләр. Әниләр солдатларга дип бармаклы бияләйләр, носкилар бәйли иделәр.
Сугыш беткәнне радиодан әйттеләр. Әти 1945 елнын сентябрь аенда гына кайтты. Кичәгедәй хәтерлим, күрше Сәлим абый белән ат җигеп, Мокшы авылына каршы алырга барып шуннан алып кайттык. Хәзерге яшьләргә шуны әйтәсем килә, тынычлыкның кадерен белегез, ялкауланмагыз, эшләп яшәгез! "-дип сүзен йомгаклады Бәхрәм ага.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев