Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Халыкара мәктәп китапханәсе көне булып узды

Иске Өҗем мәктәбендә Габдрахманова Нәзирә Шамил кызы 1987 елның 14 сентябреннән биредә эшли.

Хезмәт стажы 35 ел. Аның төп хезмәте укучылары матур әдәбият белән таныштыру, китапка мәхәббәт тәрбияләү. Ул укучыларның китапны аңлап укуларын таләп итә. Китапны укучы кулыннан алганда эчтәлеген сөйләтеп карый, яки кечкенәләргә әсәрнең матур урыннарыннан укытып карый. Шулай ук китапханәдә китапханә дәресләре, викториналар, китап укучылар конференциясе укучыларның яраткан бәйрәмнәре булып тора.
Китапханәдә күп еллардан бирле "Театр- яктылыкка, нурга илтә" дип исемләнгән кызыксынучылар клубы эшләп килә. Алар уңышлы чыгышлар ясыйлар.
Мин китапханәгә килгәндә Яңа ел бәйрәменә Ә.Хәсәновның "Яңа ел кичендә" дигән әкият - пьесасын өйрәнергә рольләр бүләләр иде.
Шушы көннәрдә генә мәктәп китапханәчеләр көне булып узды. Нәзирәне бәйрәме белән котлыйбыз, эшендә зур уңышлар телибез. Укучылары кимемәсен,балаларның яраткан апалары булып эшләргә язсын, гаилә тормышында тигезлек, саулык насыйп итсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев