Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Халыклар күп – Туган ил бер

Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумының актлар залында Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан концерт булып узды.

Анда техникумның иң оста биючеләре, җырчылары, бию коллективы һәм вокал ансамбле чыгыш ясады. “Халыклар күп – Туган ил бер!” шигаре астында узган кичәдә татар, рус, мари, һинд халыкларының милли моңнары яңгырады, халык биюләре бик оста башкарылды. Концертны сәхнәгә Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, техникумның алыштыргысыз сәнгать җитәкчесе Шакиров Габделәхәт Муллаәхмәт улы куйды. Чараның төп максаты - укучыларны күпмилләтле Рәсәй халыкларының бай мәдәнияты белән таныштыру, бердәм булганда гына көчле булуны аңлату.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев