Хәрби бурычын үтәгәндә вафат булган якташларыбызның гаиләләре онытылмый
Махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребезгә һәрдаим ярдәм итәбез. Алар соравы буенча гуманитар ярдәм җибәреп торабыз.
Кызганыч, районыбызда хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган ир-егетләребез дә бар. Шунысын да әйтергә кирәк, хәрби бурычын үтәгәндә вафат булган якташларыбызның гаиләләре дә онытылмый. Күптән түгел генә, “Нәфис” хәйрия фонды кабат ярдәм күрсәтте. Махсус хәрби операциядә вафат булган якташларыбызның гаилә әгъзаларына ашамлыклар һәм дә көнкүреш кирәк-яраклары җибәрде. Бүгенге көндә волонтерлык белән шөгыльләнүче мәдәният хезмәткәрләре әлеге товарларны пакетларга тутырып, һәр гаиләгә өләште. Аларга бу эштә авыл җирлеге җитәкчеләре ярдәмгә килде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев