Хатын-кыз күңеле нинди бүләк көтә?
Сораштыру.
Рәзинә Заһидуллина, Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар драма театры артисты:

– Хатын-кыз өчен 8 март бәйрәме бүләк алу өчен күңелле традиция генә түгел, ә тормышны яктырак, бәхетлерәк итүнең чын сәнгате. Дөньяда хатын-кызлар аерым урын алып тора, алар аеруча игътибарга һәм соклануга лаек.
Бүләкнең кечкенәсе яки зуры юк минем өчен. Якын кешеләрегезгә бүләк бирергә тырышыгыз һәм сезгә ул бүләкләр меңләтә уңай хис-кичерешләр, матур сүзләр, тәмле ашлар белән әйләнеп кайтачак.
Гүзәл Галимҗанова, Ветстанция бухгалтеры:

– Бәйрәм уңаеннан, беренче чиратта, чәчәк бәйләме кабул итәргә яратам. “Бераз тора да, аннан соң чыгарып ташлана бит ул”, дип әйтерсез. Әмма эш шунда, чәчәк хатын-кыз өчен бик якын һәм күңелле бүләк ул. Гомумән. чәчәк яратмаган хатын-кыз юктыр ул, минемчә.
Ул гына да түгел, мин бәйрәм уңаеннан концерт яки театрга алып баруны да бик теләп кабул итәм. Хатын-кыз өчен болар бик мөһим бүләкләр дип саныйм.
Ясминә Гатиятуллина, Ленин исемендәге ҖАХК нәселле терлек заводы савымчысы:
.png)
Мин тере чәчәк бәйләме күбрәк яратам, бәйрәмнәр уңаеннан олы улым һәрвакытта да роза чәчәк бәйләме алып кайта. Кызым кул эшләнмәләре белән шөгыльләнә. Шул форсаттан файдаланып, чәчкәләрне үз куллары белән бәйли. Минем өчен иң кадерле һәм истәлекле бүләкләрне балаларым бүләк итә.
Чулпан Гарипова, “Затлы” сәүдә йорты администраторы:
– Мин бүләкнең теләсә-ниндиенә риза. Эш бүләктә түгел, иң мөһиме – игътибар! Иптәшем чәчәк бәйләме алып кайтса да, балалар кулдан ясаган открытка бирсәләр дә минем өчен шатлык. Бары ихластан, чын йөрәктән булсын. Кыскасы, кашыкка да, машинага да риза мин...
Хәтта кадерлеләрем өйгә буш кул кайтып, бәйрәм белән котласалар да күңелем булачак. Әлбәттә, ниндидер бүләк бирсәләр, ул күңел күтәрелүгә сәбәпче.
Рафисә Мөхәмәтҗанова, Мәгариф профсоюзының Әтнә территориаль оешмасы рәисе:
– Минем өчен, 8 Март Халыкара хатын-кызлар көне генә түгел, елның иң матур фасылы – язның башлануы да әле: кояш көлә, табигать уяна, күңел сөенә.
Бүләккә килгәндә, бүләкнең матди кыйммәте түгел, ә кешенең сезгә булган игътибары, аңа керткән күңел җылысы, рухи үзкыйммәте әһәмиятле. Миңа калса, бүләкне бәйрәмдә генә түгел, теләсә-кайсы вакытта бирергә мөмкин. Чөнки бу кешене шатландыру өчен бер сәбәп. Мин күбрәк үзем бүләк ясарга яратам, кеше күңелен күрү кәефне тагын да күтәрә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев