Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

Хезмәт юлында зыян күрүчеләр

1 декабрьдән 10 декабрьгә кадәр Россиядә, шул исәптән районыбызда да инвалидлар ункөнлеге уза.

 Ә 3 декабрь көнне Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә. Әлеге ункөнлекнең төп максаты – сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең проб­лемаларына җәмгыять игътибарын җәлеп итү, аларның социаль тормышта актив катнашуына ярдәм итү һәм кайгырту, шулай ук шәфкатьлелекнең җәмгыятебездә мөһим шарт булуын искәртү. Бу уңайдан районыбызда елдагыча “Шәфкатьлелек” акциясе узачак. Моны тагын бер кат район халкының, оешма-предприятие җитәкчеләренең исенә төшерү урынлы булыр.
Россия Федерациясенең Татарстан Республикасы буенча пенсия һәм социаль иминиятләү фонды бүлегеннән алган хәбәрләргә караганда, бүгенге көндә районыбызда 1648 сәламәтлеге чикле кеше яши. Арадан 407 – I, 474 – II, 704 III төркемдә.

Ни кызганыч, инвалид-балалар төркеме дә артып, 63кә җиткән. Гомумән, алдагы ел белән чагыштырсак, бездә сәламәтлеге чиклеләр саны бераз арткан. Монда төп сәбәпләрнең берсе – пенсия яше артудыр. Хәер, сәбәпләр эзләп тормыйк. 12 меңләп халыклы район өчен бу бик зур сан. Ә инде барлык пенсионерлар саны район халкының 1/3ен тәшкил итә.
Сәламәтлек мөмкинлеге чик­ле райондашлар темасын дәвам итеп, бездә 157 хәрби хәрәкәт ветераны яшәүне дә әйтергә кирәк. Дөрес, аларның җирле пенсия бүлегенә түгел, ә хәрби комиссариатка мөрәҗәгать итеп, шул нигездә теркәлүе дөресрәк булыр. Бу вакытта пенсия суммасы да, төрле яклау, ярдәм чаралары да зуррак булачак.
Шуны онытмыйк, райондашлар! Сәламәтлек мөмкинлеге чиклеләр без бәхетле тормышта яшәсен өчен салынган хезмәт юлында зыян күрүчеләр яки аларның балалары. Аларга ихлас күңелдән саулык-сәламәтлек, иксез-чиксез шатлык-куанычлар, озын һәм бәхетле гомер телик!
Районыбыз халкының ихлас ярдәмчел, шәфкатьле булуы беркем өчен дә сер түгел. «Шәфкатьлелек» марофоны барышында моңа тагын бер кат инанырбыз, мөгаен. Әтнә җирендә башкача була да алмый. Чөнки бездә гаять шәфкатьле, “Хезмәтне сәнгать итүче” халык яши. Газетабызның алдагы саннарында 10 көн дәвамында “Шәфкатьлелек” фондына җыйналган акча суммасы, нәтиҗәсе турында хәбәр итәрбез әле. Чынлыкта, кемнең күпме өлеш чыгарганын да, ул акчаларның ничек бүленгәнен дә беләсегез киләдер. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев