Иртәгә, 26 сентябрьдә, Татарстанның хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова туры эфирда социаль челтәрләрдән файдаланучыларның сорауларына җавап бирәчәк.
Зарипова социаль-хезмәт өлкәсендә якын арада көтелүче үзгәрешләр, җитештерүдә бәхетсезлек очракларын булдырмау чаралары һәм өлкән яшьтәге гражданнарга дәүләт ярдәме турында сөйләячәк.
Эфир 10:00 сәгатьтә башлана. Турыдан-туры трансляцияне «ВКонтакте» социаль челтәрендә карап булачак.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/xezmat-ministrlygy-baslygy-tury-efirda-tatarstanlylarnyn-soraularyna-avap-biracak-5893805
Нет комментариев