Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

Хезмәт тәмен тоеп үсәләр

Районның халыкны эш белән тәэмин итү бүлегеннән алган мәгълүматларга игътибар итсәк, 2 айда барысы 100 бала төрле эшләрдә хезмәт куйган.

Укучыларның җәйге каникуллары ял итеп кенә түгел, эшләп тә уза. Ике ай дәвамында районда барысы 100 бала төрле эшләргә җәлеп ителгәннәр.
– Алар “Чулпан” ял һәм сәламәтләндерү лагеренда, балалар бакчаларында, күмәк хуҗалыкларның ындыр табак­ларында, авыл җирлекләрендә хезмәт куялар, – диде бүлек җитәкчесе Алсу Сабирова.
Күпчелек балалар өчен бу беренче эш тәҗрибәсе. Алар үз көчләрен сынап карый, коллективта эшләргә өйрәнә, җаваплылык хисен үстерә. Җәйге чорда эшләп алган акчалары аларга уку елына әзерләнергә ярдәм итә, кием-салым алырга, кирәкле уку әсбапларын сатып алырга мөмкинлек бирә.
Җәйге каникуллар вакытында балаларның ял итүе генә түгел, ә файдалы эш белән шөгыльләнүе дә мөһим.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев