Хезмәткәрнең сайлау мөмкинлеге булырга тиеш-больничныйнымы, әллә читтән торып эшләүме?
Депутатлар хезмәтнең мондый форматын законлаштырырга тәкъдим итә.
Дәүләт Думасында хезмәткәрләргә больничный рәсмиләштермәскә мөмкинлек бирергә тәкъдим иттеләр.
Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитетында сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко исеменә мөрәҗәгать әзерләгәннәр. Анда хезмәткәрләргә сайлау хокукы бирергә тәкъдим ителә: больничныйда утырырга яки, әгәр алар тели икән, җитәкчелек белән килешү буенча дистанцион эшләргә. Әмма эшнең мондый форматын законлаштыру таләп ителә.
Өйдән хезмәт бурычларын үтәү мөмкинлеген кире какмый торган авырулар яки җәрәхәтләр бар. Мәсәлән, аскы очлык җәрәхәтләре, ОРВИның җиңелчә үтүе яки симптомсыз авырулар һәрвакытта да эш процессыннан тулысынча изоляция таләп итми. Әгәр хезмәткәр үзе эшләвен дәвам итәргә теләк белдерсә, ә эш бирүче читтән торып эшләү форматында эшләргә ризалык бирсә, хезмәт җитештерүчәнлеген дә, керемнең гадәти дәрәҗәсен дә саклап калу мөмкинлеге туа.
Стандарт хезмәт хакы һәм больничный буенча түләүләр арасындагы аерма хезмәткәрнең акча янчыгына каты сугарга мөмкин.
"Мәсәлән, кеше әйтик коронавирус йоктырганда, авыруны симптомнарсыз кичерә һәм эшли ала, ләкин тирә-юньдәгеләрне йоктырырга мөмкин. Шуңа башкаларның иминлеген тәэмин итәр өчен нигә аңа мондый мөмкинлек бирмәскә? Хезмәт вазыйфаларын үти, өйдә кала, читтән торып эшли ала торган хезмәткәрләргә рөхсәт бирергә мөмкин. Ә больничныйны рәсмиләштермәскә дә була", - дип яза "Российская газета". Әлеге инициатива авторы, Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты башлыгы Ярослав Нилов искә төшергәнчә, хәзер бөтен кешегә таныш булган больничный кәгазьләре инде кулга бирелми. Электрон рәвештәге больничный рәсмиләштерелә, аны медицина оешмасы социаль Фондка җибәрә. Аннан түләүләр килә, эш бирүчегә хәбәр ителә һәм хезмәт хакы яңадан исәпләнә. Кагыйдә буларак, эш хакы күләме шактый аз исәпләнә.
Больничный кәгазе институты вакытлыча эшкә яраксызлык чорына югалтылган хезмәт хакын компенсацияләү мөмкинлеге бирү белән генә түгел, ә шулай ук авыру чорына хезмәткәрнең сәламәтлеген хезмәт бурычларын үтәү процессында хәтта читтән торып та килеп чыга торган артык физик һәм психологик йөкләнештән саклау белән бәйле функцияне дә үти, дип саный РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты профессоры Александр Сафонов. "Хезмәткәр үзе, һичшиксез, хезмәт хакын югалтмас өчен эшкә авырган килеш йөрүне өстен күрә. Ләкин үз хәлеңне тиешенчә бяәләргә кирәк, бу мөстәкыйль рәвештә хезмәт бурычларын үтәүне дәвам иткәндә барлыкка килергә мөмкин булган рискны бәяли алмый. Шуңа бәйле рәвештә нәкъ менә медицина хезмәткәре, медицина оешмасы хезмәткәргә больничныйны рәсмиләштерү мөмкинлеген билгеләргә тиеш. Әмма хезмәткәргә табиб белән киңәшләшү нигезендә читтән торып хезмәт эшчәнлеген алып бару хокукы бирелә торган механизмнарны карарга мөмкин. Шул ук вакытта вакытлыча эшкә яраксызлык чорында югалган хезмәт хакын кайтару дәрәҗәсен акрынлап арттыру мәсьәләсен дә карарга кирәк", - дип ассызыклый Сафонов.
"Русяев һәм партнерлар" компаниясенең идарәче партнеры юрист Илья Русяев менә болай ди: "Еш кына сорау туа: больничный кәгазе һәрвакыт бердәнбер дөрес чишелешме? Бигрәк тә сүз хезмәткәргә читтән торып эшләүне дәвам итәргә мөмкинлек бирә торган очраклар турында барганда. Практикада больничный күп кенә хезмәткәрләргә сәламәтлек саклау рәвешендә өстенлекләр генә түгел, финанс югалтулар да китерә. Стандарт хезмәт хакы һәм больничный буенча түләүләр арасындагы аерма сизелерлек зурлыкларга җитәргә мөмкин - кайвакыт бу гадәти керемнең 20-40 проценты. Мондый югалтулар стажлары тулы компенсация алу өчен җитәрлек булмаган яки үз хезмәт килешүенең үзенчәлекләре аркасында түләүләрне исәпләү буенча чикләүләр белән очрашкан кешеләр өчен аеруча әһәмиятле".
Больничный кәгазьләрен килештерү хезмәт процессының һәр ягының ихтыяҗларын җайлы исәпкә алырга мөмкинлек бирәчәк.
Эш бирүче өчен тәкьдим ителгән ысул шулай ук файда китерә. Вакытлыча чирләп эшкә килмәгән хезмәткәрне алыштыру белән бәйле югалтулар кими, эш процессларының тотрыклылыгы саклана. Әгәр кеше вакытлыча эшкә яраксызлыкны рәсмиләштермичә, эшләргә теләсә, больничный түләүләренә юнәлтелгән акчаларны янга калдырырга мөмкин.
"Мондый яңалыкның җентекләп эшкәртелүе мөһим. Язмача ризалыкны рәсмиләштерү тәртибен, читтән торып эшләү форматы мөмкин булган шартларны төгәл язып аңлатырга кирәк. Авыруга карамастан, хезмәт итәргә сәләтле кешеләр өчен читтән торып эшләү форматын кертү-ул заманча чынбарлыкка җайлашу ягына адым. Бу хезмәт өлкәсендә кешелекле һәм бер үк вакытта нәтиҗәле мөнәсәбәтләр төзү мөмкинлеге", - дип раслый Русяев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев