Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

Ходаем, туган яктан аерма!

Җәүдәт Фәйзрахманов.

Чалт аяз төндә күк йөзеннән
Ай төшкән йолдызлар күленә.
Җирем  көмеш нурга коенып – 
Сихри дөнья сыман күренә.
Туган яктан аерылмыйм дисәң,
Һәркайчан зирәк бул син, сабыр.
Табигатьнең тәэсир көче зур,
Сине үзенә тартып торыр.
Ходай тынычлыктан аермасын,
Тату яшик, дуслар, гел бергә.
Чит җирләр  кирәк түгел безгә, 
Үзебезнең җирләр бик җитә.
Шул тормыштан канәгать булсак,
Җаннар да тынычлыкта  калыр.  
Яши белеп яшәсәң генә шул,
Тормышың да ал да гөл булыр.
Әгәр дә туган яктан аерылсаң,
Йөрәк маең сызылып торыр.
Сине беркем  мәҗбүр итә алмас,
Бар нәрсә дә үзеңнән торыр..
Туган ягың – бишек булыр сиңа,
Ата-анаң яшәгән  нигез.
Син шуларны ташлап китеп барсаң,
Йорт-җирләре калыр бит нәүмиз.
Аерылмыйк әле туган яклардан,
Бар җирләрдә дә бер үк тормыш.
Туган якны сагынып яшәгәнче,
Үз  җирендә  яшәргә тырыш!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Җәүдәт туган, матур килеп чыга шигырьләрең. Яз, туктама, арма, шомар, дөнья мәшәкате бетми ул, үзең генә күрә алган матурлыкны безгә дә шигырь белән күрсәтергә тырыш. Һәркем үзенә күрә кечкенә генә Тукай ул. Ә туган нигездән аерылып китү - үзе бер олы фаҗига ул. Сәлам белән Олы Бәрәзә җегете.