Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

Хокук бозуларны профилактикалау буенча Күәм урта мәктәбендә ата-аналар җыелышы узды

Балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау буенча Наилә Баһаутдинова һәм психолог Лидия Фазылҗанова чыгышы тыңланды.

27 октябрьдә мәктәптә хокук бозуларны профилактикалау  буенча гомуммәктәп ата-аналар җыелышы узды. Анда  Әтнә   районының балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау буенча Наилә Баһаутдинова һәм психолог Лидия Фазылҗанова катнашты. 

Наилә Баһаутдинова ата-аналар җаваплылыгына кагылышлы законнардагы яңалыклар турында сөйләде.

Психолог Лидия Фазылҗанова  катнашучыларны балигъ булмаганнарны исәпкә алу турындагы нигезләмәгә кертелгән төзәтмәләр белән таныштырды. Гомумән алганда,  балалар хокукларын яклау өлкәсендәге  берничә мөһим сорауга җавап бирелде. 

Игътибарлы ата-ана баласының һәр адымын күзәтеп тормый, ә аңа мөстәкыйльлек бирә, ләкин шул ук вакытта аның белән һәрвакыт аралашуда була. Баланың проблемалары, хис-тойгылары белән кызыксыну, аның сәламәт психик үсеше өчен бик мөһим. Баланың әйтәсе килгән сүзләрен игътибар белән тыңлау, аның белән уртак тел табу, уңышларына шатлану, хаталарын төзәтергә ярдәм итү – болар барысы да бала белән ата-ана арасында ышанычлы мөнәсәбәтләр урнаштыруга китерә. Ышанычлы мөнәсәбәтләр баланың үз-үзенә бәя бирүен күтәрә, аның үз көченә ышанычын арттыра, һәм киләчәктә уңышлы шәхес булып формалашырга булыша, – дип азсызыклады  психолог Лидия Фазылҗанова.

Гомуми сораулар каралганнан соң, ата-аналар җыелышы сыйныфларда дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев