Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Хөрмәтле райондашлар!

Илебездә, республикабызда контракт буенча хәрби хезмәткә гражданнарны җыю үткәрелә. Бу эш районыбызда да оештырылды.

        Контракт буенча хезмәтнең мөһимлеге көн кебек ачык. Дәүләтебезнең оборонасын ныгыту, махсус хәрби операциядә илебез мәнфәгатьләрен яклау, Россия армиясе һәм флотының хәрби әзерлеген арттыру – һәрберебезнең изге бурычы.

        Контракт 1, 3 һәм 5 елга төзелә ала.

        Контракт төзүчеләргә түбәндәге социаль ташламалар һәм гарантияләр каралган:

- Россия Оборона министрлыгы хисабына тупланма-ипотека системасы аша тиз арада торак сатып алу мөмкинлеге;

- хезмәт торагы яки торак арендасы өчен компенсация;

-хәрби-медицина учреждениеләрендә бушлай тикшеренү, дәвалану һәм реабилитацияләнү;

- федераль бюджет хисабына тормышны һәм сәламәтлекне иминиятләштерү;

- 20 ел хезмәт иткәннән соң ташламалы пенсиягә хокук алу;

-сугыш хәрәкәтләре ветераны статусы һәм аңа тиешле ташламаларга ия булу;

- кредит һәм салым каникулларына ия булу;

- югары уку йортларында балаларны укыту өчен бюджет урыннары;

-балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә, ял лагерьларында балалар өчен бушлай туклану һәм ял итү мөмкинлеге.

Акчалата тәэмин итү

-Бер тапкыр 195 мең сум (1 ел һәм аннан да күбрәк вакытка контракт төзегәндә) күләмендә акчалата түләү.

Махсус хәрби операция зонасында:

аена 204 мең сумнан (хәрби дәрәҗәсенә, вазифасына һәм хезмәт стажына карап) акчалата түләү.

Кандидатка куелган таләпләр

  • 18 яшьтән өлкәнрәк булу;
  • сәламәтлеге буенча яраклы булу.

Барлык булган сораулар буенча кандидатлар түбәндәге адреслар буенча мөрәҗәгать итә алалар:

- контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына, Казан шәһәре, аэропорт урамы, 1;

телефоннар: 8 (843) 221-44-52, 221-44-53;

- Татарстан Республикасы Арча һәм Әтнә районнары хәрби коммисариаты

Арча шәһәре, Галантионов урамы, 31 йорт.

телефоннар: 8(84366) 3-23-41,  8(84366) 3-22-41

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев