Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Хөрмәтле хезмәттәшебез Хәмит Нәкыйп улы Бадиковны 55 яшьлек юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз!

Иң мөһиме, нык сәламәтлек сиңа, эшеңдә зурдан-зур уңышлар, күтәренке кәеф юлдаш булсын, Гөлназ белән пар күгәрченнәрдәй гөрләшеп озак еллар яшәргә язсын, балаларың һәрчак куандырып торсын.

Эчкерсезлегең, ихласлыгың, ягымлылыгың белән олы ихтирамыбызны яуладың син. Тыныч характерыңа сокланабыз. Бервакытта да кешегә каты бәрелмисең, җайлап кына аңлатасың, ачу килгән чакларың да буладыр, аларны да син елмаеп кына үткәреп җибәрәсең. Һәрчак ярдәмгә килергә әзер булуың, кыен чакларда кешенең күңеленә үтеп кереп, аны тынычландыра алуың да барыбызга да хас түгел.  Искиткеч сыйфатлар бу.  Кайчак без күрми калган хаталарга шунда ук игътибар итәсең, үз фикереңне җиткерәсең, дөреслек кертәсең. Ә бу безнең эштә бик кирәк. Бигрәк тә бер-береңне аңлап, ярдәмләшеп эшләү безнең хезмәтне бизи. Аннан синдәге ихтыяр көченә, ташып торган энергиягә, авырлыклар килгәндә дә бервакытта да хәтта йөзеңә дә чыгармыйча, берни сиздермичә яшәвеңне дәвам итә белүеңә дә ничек сокланмыйсың!

Яхшы тормыш иптәше булуың да күпләргә үрнәк. Тигезлектә матур гомер кичереп, баһадирдай ике ул үстердегез. Яраткан эшең, тигезлегең булу үзе зур бәхет түгелмени?!

Киләчәктә дә сиңа иң-иң изге теләкләрне генә юллыйбыз. Иң мөһиме - нык сәламәтлек сиңа, эшеңдә зурдан-зур уңышлар, күтәренке кәеф юлдаш булсын, Гөлназ белән пар күгәрченнәрдәй гөрләшеп, озак еллар яшәргә язсын, балаларың һәрчак куандырып торсын.   

Иң изге теләкләр теләп «Әтнә таңы» редакциясе.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев