Яңача алдыйлар – ышанмагыз
Мошенниклар кеше алдауның төрле ысулларын куллана – еш кына үзебезнең уяулык үзебезгә каршы эшләргә дә мөмкин.
Бер райондашыбызның телефонына “Сезгә ипотека кредиты бирелә” дигән хәбәр килә. Бик игътибар бирмичә, чөнки кредит кызыксындырмый, ул бу хәбәрне бозып куя. Соңрак телефонына шалтыратып, шул хәбәрне алу-алмавы белән кызыксыналар.Райондашыбыз дөрестән дә хәбәр килүен раслый, бозып куйганын да әйтә. “Дөрес эшләгәнсез, бу мошенниклар булган”, – дип хуплыйлар аны телефонның теге башында. Шунда ук башка моның ишеләр борчымасын дип, интернеттан телефонга махсус “приложение” урнаштырырга һәм бер минут көтәргә кушалар. Ул шулай эшли дә. Һәм телефонында сәер хәрәкәт башлануына игътибар итә.
Шикләнеп, шунда ук банкка шалтырата. Әмма соң, 50 мең сум акчадан җилләр исә.
Эчке эшләр бүлегенең Тикшерү бүлекчәсе җитәкчесе Марат Әмиров махсус читтән торып картадан файдалану мөмкинлеге бирүче «приложение» турында сүз баруын әйтә.
“Әлеге приложение ярдәмендә күп кешегә зыян китерергә мөмкиннәр, – ди ул. Онлайн банк аша картадан акчаны икенче картага күчерәләр. Бу яңа төр мошенниклык. Игътибарлы булыгыз”, – ди ул.
Телефонга банк куркынычсызлыгы хезмәтеннән шалтыратып, нинди дә булса шәхси мәгълүмат сорыйлар икән – берүк ышанмагыз. Ахыры начар бетмәсен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев